Логотип Идель
Бу – тема!

"СИН ВЕГЕТАРИАНМЫНИ? МИН СИНЕ ТАТАР ДИП ТОРАМ!"

“Кухня” сериалында булган әңгәмәдән әлеге өзекне күпләрнең ишеткәне бардыр?
Сүз уңаеннан, 1994 елдан бирле 1 ноябрь бөтен дөньяда Веганнар көне (инглизчә "World Vegan Day") буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә Җир шарында яшәүче кешеләрнең 6%ы вегетариан яки веган икән. Күбебез бу ике төшенчәнең нәрсә белән аерылганын белмидер дә әле. ;-)

 

Вегетариан – ит ризыклары ашамый торган кеше.

Веган – ит ризыкларыннан тыш, сөт, йомырка һәм хәтта балдан да баш тартучылар.

“Баш тарту”ның нигезендә бер нәрсә ята – хайван, кош-корт, бөҗәкләрне үтерү, азаплауга каршы протест. Күп кенә ризыкларны ашамау белән беррәттән, алар мехлы, чын күннән эшләгән киемнәр кими, энҗеле бизәнгечләр такмый, зоопарк, океанариум, дельфинарийларга йөрми. Без, “гадәти” кешеләр өчен болар барысы да шундый чит һәм ят, килешәсеңме, дустым? Ә бит андыйлар бар һәм шактый күп, ул гына да түгел, алар безнең арабызда яши. Бүген без әнә “шундый”ларның икесе белән танышырбыз. ;-)

“Ничек инде дустыңны ашап була?”

Альбина Шиһапова, веган, 25 яшь.

– Веган булып яши башлавыгызга күпме вакыт узды? Нинди вакыйгадан соң бу юлны сайларга булдыгыз?

Альбина:

–  Бер ел вакыт узды. “Земляне” (“Шәхси мәнфәгатьләр өчен кош корт, хайваннарны эксплуатацияләү турындагы фильм” – З.С.) фильмын караганнан соң иттән кала сөт, йомыркадан да баш тартырга карар кылдым. Фермаларда тавыкларны бер урынга ябып, һава суларга да чыгармыйча, өсте өстендә яткыралар – бу бит коточкыч.  Җәйләрен әби белән авылда йортыбызга кайтып тора идек. Шулай берсендә әти тавыклар алып кайтты, карап, ашатып үстердек.  Аларга бик ияләштем, дусларыма караган кебек карый башладым. Ит өчен асраганарын белә идем. Тик бу хәл минем башыма сыймады: ничек инде иркәләп үстергән якын дусларыңны ашап була? Көз якынлашкан саен аларның югала башлавын бик авыр кичердем. Бик каты елап шешенеп беткәнем хәтердә. Ул чакта ук күпмедер вакыт ит ашамый торган идем.

Ринат:

– Веганлыкка күчкәнемә 10 ай узды, аңарчы 3 ел вегетариан  идем: ит, балык, диңгез ризыклары ашамадым. Мондый яшәү рәвеше алып бара башлауның  сәбәбе бер: хаваннарны азаплауга каршы булу.

Ринат Нәҗметдинов, веган, 29 яшь.

Нинди кыенлыклар белән очраштыгыз? Итнең төшләргә кереп йөдәткәне булмадымы?

Р.:

– Ит ризыкларын ашамый башлаганга шактый, ә инде алардан тыш сөт, йомыркадан да баш тарту артык кыенлык тудырмады. Әлеге адым тормыш иптәшем белән бергә килгән уртак карар иде.

А.:

– Кыенлыклар күп булды. Рационны тулысынча үзгәртергә кирәк иде бит. Җиләк-җимеш, яшелчәләргә өстенлек бирә башладым. Аннан инде веганлыкның үзенчәлекләрен өйрәнеп, башкалар белән киңәшләшеп, яңа төрле ризыклар өстәлде. Дөгенең генә дә әллә ничә төре барлыгын белдем. Ит ашаганымны әллә ничә кат төштә күрдем, тик аны гел төкерә идем.

“Ит ашамасаң, үләсең!”

– Ә якыннарыгызның мөнәсәбәте нинди булды?

А.:

– Әти-әнием, әбием шаккаттылар. “Ит ашамасаң үләсең! Тилермә!” -  диделәр миңа. Әнием һаман да: Ит аша, ит аша, кызым”, -  дип кыстый. Ирем туклану рәвешемне кабул итте. Миңа веган ризыклары сатып ала. Аның белән веган-кафеларга йөрибез. Өйдә ике төрле ризык пешерәм: иремә итле аш, үземә итсез. Веган ризыкларын да яратып ашый: “Итсез дә тәмле икән” , – ди.

Р.:

– Әйләнә-тирәмдәгеләр төрлесе төрле фикер әйтте. Без бит - кечкенәдән ит ашап, сөт эчеп үскән кешеләр, бүтән төрле тукланып була дип уйламыйбыз да. Әле 3 ел элек кенә үзем дә таныш  бер вегетарианга төрттереп, аннан көлеп йөргән идем. Кызыксынучылар әлегә кадәр кимеми, сораулар төрле: гемоглобинымның күпме булуыннан алып, “нәрсә генә ашыйсың соң син?”гә кадәр (көлә).

– Бу рәвешле туклана башлаганнан соң тормышыгызда нинди үзгәрешләр булды?

А.:

 – Хәзер баллы ашамыйм диярлек. Тәмле тамак идем, баллыны бик яраттым. Нәрсә ашагынымны аңлап ашыйм инде. Баллы ризыкларның бөтенесенә диярлек сөт, йомырка кушыла. Сирәк кенә әче шоколад ашап куям. Аның да тәме бик үк ошамый башлады. Өстәвенә, аны ашаганнан соң эчем авырта.

Р.:

– Туклануны үзгәрткәннән соң иң беренче үзгәреш – ул аңлы яшәү рәвеше алып бара башлаудыр. Веганлык аша “zero waste” (чүпне булдыра алганча азайту) төшенчәсе белән таныштым.

– Казанда веганнар өчен мөмкинлекләр бармы? Кайларда тукланасыз?

А.:

– Веган-кафелар бар, аларда еш булам. Шулай да  мөмкинлекләр бик үк яхшы дип әйтмәс идем. Продукция алуда кыенлыклар еш туа: веган ризыкларын табу өчен күп вакыт һәм күп акча кирәк. Өйдә бик еш веган ризыклары әзерлим. Мәсәлән, баклажан, тофу, нори,бәрәңге, чөгендер, кишердән  “подшуба” ясыйм. Чечевицадан котлет пешерәм. Бик тәмле була!

Р.:

– Җәмәгать урыннарында сирәк тукланам. Теләсә кайсы урында веганнар өчен ризык табарга мөмкин: яшелчәме ул, йә булмаса йомыркасыз, сөтсез коймакмы... Күбесенчә өйдә тукланабыз: яшелчә, җиләк-җимеш салатлары, смузи, чикләвек, кипкән җиләк-җимеш,  төрле ярмалар яратабыз. Кайчак конфет, ролл,туңдырма, печеньеләр әзерлибез.

“Ит ашаучыларга ташланмыйбыз”

– Бүгенге көндә ит ашаучыларга мөнәсәбәтегез нинди? Алар белән бергә утырып ашый аласызмы?

А.:

– Ит ашаучылар белән бер өстәл артына утырып ашыйм. “Кит моннан!” дип әйткәнем юк. “Ит зыянлы” дип тә сөйләнеп йөрмим.

Р.:

– Ит ашаучыларга тыныч карыйм. Һәр кеше үз туклану рәвешен үзе сайлый. Сыйфатлы тукланырга кирәк, ә инде ит ашыйсыңмы син, юкмы – анысы икенче мәсьәлә.

– Ит ашамауның зыяны турында күп сөйлиләр...

А.:

– Ит ашауның зыяны турында да күп сөйлиләр. Ит ашаганда эчем гел тулы тора иде.  Күзгә ташлана торган үгәреш – ябыгуым. Элек гөмбә, сельдерей, баклажан кебек нәрсәләрне өнәп бетерми идем, хәзер бик яратып ашыйм!

– 1 ноябрь – Халыкара веганнар көне. Бәйрәм белән сезне! Аны берәр ничек билгеләп үтәчәксезме?

Р:

– Рәхмәт! Юк, без бәйрәм итмибез. Җир көнен бәйрәм итсәң була менә. Ә веганлык – ул яшәү рәвеше, аны бәйрәм итүне кирәк дип санамыйм.

А:

– Бәйрәм көнне ирем белән берәр веган кафесына барып килербез инде. Ул да бик яратып ашый бит. “Тамагым туйды”, - ди, ашаганнан соң ит таләп итми. Иренең тамагы тук икән, хатын кыз өчен тагын нәрсә кирәк инде? (елмая).

– “Ялкын”ны укучыларга нинди теләгегез бар?

А.:

– Нинди генә туклану рәвеше алып барсак та, ашказаныбызны тыңлап, организмыбызга колак салып, аны аңлап яшик. Болай яшәү рухи дөньябызга да, тормышыбыз өчен дә яхшы булыр иде!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев