Логотип Идель
Бу – тема!

"НУРГАЛИ ОНЫКЛАРЫ" - БЕРЕНЧЕ!

31 июль көнне Кукмара районында узган Татарстан мәктәп урманчылыкларының Икенче слетына нәтиҗәләр ясалды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Ярышларда укучылар үзләренең агачлар үлчәү, үсемлек-агачларны, төрле корт-коңгызларны билгеләү, агач утырту, янгын сүндерү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Татарстанның бөтен урманчылыкларыннан 200 баланы җыйган әлеге чарада Саба мәктәп урманчылыкларының “Нургали оныклары” командасы беренче урынны яулады. Икенче урында – хуҗалар, җирле Лубян мәктәп урманчылыгының “Экос” командасы. Өченче урын – Казан арты кунаклары, Арча мәктәп урманчылыгының “Табигать варислары”.

Җиңүчеләрне котлау тантансында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара районы башлыгы Азат Гарифуллин һәм Лубян урман хуҗалыгы көллияте катнашты. Министр ярышларда катнашучы укучыларның Лубян җирлегенә инде студентлар буларак кире кайтуына өметен белдерде.



Димәк, бәйгенең нәтиҗәләре:

Гомуми команда исемлегендә:


1 урын. “Нургали оныклары” (Саба)

2 урын. “Экос” (Лубян)

3 урын. “Табигать варислары” (Арча)

“Җиңүгә омтылу” номинациясе. Мамадыш урман хуҗалыгы.

“Татарстан урманнары киләчәге – безнең кулларда” урман конференциясендә:


1 урын. Лиана Фаләһиева (“Урман чишмәсе”, Калейкино)

2 урын. Разил Хафизов (“Табигать варислары”, Арча)

3 урын. Эльза Шебалова (“Дубрава” (Кайбыч)

“Җиңүгә омтылу” номинациясе. Асия Мөхәмәтҗанова (“Зеленый островок”, Яшел Үзән).

“Яшь урманчылар” бәйгесендә:


1 урын. Илүзә Шарипова һәм Илзат Латыйпов (“Нургали оныклары”, Саба)

2 урын. Артем Козырев һәм Константин Дуглав (“Экос”, Лубян)

3 урын. Марсель Низамиев һәм Салават Галимҗанов (“Табигать варислары”, Арча)

“Җиңүгә омтылу” номинациясе. Анатолий Моисеев һәм Наталия Тойкина (“Лесовичок”, Тәтеш).

“Тест үткәрү” номинациясендә “Яшь урманчылар” ярыш процедурасында:


1 урын. Вероника Федорова (“Экос”, Лубян)

2 урын. Энҗе Әхтәмҗанова (“Нургали оныклары”, Саба)

3 урын. Булат Әгълиулин (“Ак каен”, Нурлат)

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр (ноутбук, планшетлар, сәгатьләр, урман-үлчәү приборлары) белән бүләкләнде.



Киләсе елдан мондый слетлар һәр ел саен узачак, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев