КЫЗЫЛ ШӘҺӘР: ЙОШКАР-ОЛА – МАРИЛАРНЫҢ ШӘХСИ ЕВРОПАСЫ
Салам, йолташ-влак! Сезнең белән менә шулай мари телендә исәнләшәм әле. Кичә үзем өчен яңа шәһәр, Йошкар-Оланы ачтым. Моңарчы минем Мари Иленең башкаласы турында бернәрсә дә ишеткәнем юк иде. Анда барырга уйлавым да көтмәгән җирдән булды. Йошкар-Ола архитектурасы һәм аның миндә нинди тәэсир калдыруы белән әлеге сәяхәтнәмәдә бүлештем.
Мари Иленә сәяхәт кылганчы, аның башкаласы турында бераз мәгълүмат укыдым. Йошкар-Ола мари теленнән «кызыл шәһәр» дигәнне аңлата икән. Элек ул Царевококшайск, аннан Краснококшайск дип тә аталган. Туристлар исә Мари Иле башкаласын контрастлар шәһәре дип атый. Ни өчен икәнен язманың ахырында әйтермен. Интернет челтәрендәге һәр язмада диярлек Йошкар-Оланы үз эченә Венеция, Бельгия, Амстердам, Мәскәү элементларын алган дип язганнар. Ярар соң, димәк, бу бик матур, Европаны хәтерләткән урын булырга тиеш инде, дидем дә, тизрәк шәһәр белән танышырга ашыктым. Шәһәргә килеп кергәч, бернинди дә Европа күземә чалынмады. Йошкар-Оланың үзәгенә таба узгач кына, ниндидер гадәти булмаган биналар күзгә ташланды. Бу җир Брюгге яр буе дип атала икән. Урам тулысынча урта гасырлардагы Европага хас стильдә эшләнгән. Ул яр буе – үзе бер кечкенә дәүләт. Чыннан да, Амстердам, Венеция элементлары монда ярылып ята икән бит. Әйтерсең лә, Йошкар-Ола Европага бара алмаучылар турында кайгырткан.
Тагын Йошкар-Оланың һәйкәлләре дә аерым игътибарга лаек. Монда рус язучысы Николай Гоголь, шагыйрь Александр Пушкин һәм аның «Евгений Онегин» романы героена атап ясалган һәйкәлләре миндә бик уңай тәэсир калдырды.
Йошкар-Олага килеп, Мәскәүнең Кызыл мәйданына да эләгәсең икән әле. Монда туристларны Мәскәү Кремленең игезәге каршы ала.
Шунда ук бик бай итеп эшләнгән Изге Мәрьям ананың кафедраль соборы да урнашкан.
Йошкар-Олада гади биналар күрермен дип уйлама да. Монда театр, кафе, ресторан, хәтта даруханә дә борынгы Европа йортлары кебек төзелгән. Башта һәр бина янын үткәндә, минем реакциям «вау» иде. Ләкин якынча 2 сәгать шушы замокларга карап йөргәч, туя башлавымны аңладым. Ник дигәндә, шәһәр чуар, һәм анда адым саен – кызыл кирпеч. Көн ахырына минем ул төстән тизрәк качасы килә башлады. Шуңа да карамастан, «Кызыл шәһәрнең» миңа бер бик ошаган «12 апостол сәгате» дигән урыны булды. Яр буеннан ерак түгел җирдә урнашкан бинадагы сәгатьләрдә билгеле бер вакытта музыка астына Гайсә пәйгамбәр һәм аның 12 укучысының хәрәкәтле сыннары барлыкка килә. Әлеге тамаша һәр туристны шаккаттырырга мәҗбүр итә.
Ә хәзер контрастлар шәһәре дигәнгә әйләнеп кайтыйк. Йошкар-Олада матур шәһәр үзәге, яр буе, гаҗәеп биналар белән беррәттән шаккаттыргыч, иске йортлар һәм чүп үләннәре баскан территорияләр дә җитәрлек.
Мари Иленең башкаласы ике төрле тәэсир калдырды. Мин әле һаман аны аңлап бетерә алмыйм. Бер яктан, ул – чын-чынлап гаҗәеп һәм калган калалардан аерылып тора, һәр туристны Европада ялда сыман хис иттерә. Әмма үзенең чуарлыгы һәм башка шәһәр элементларының копиясен булдыруы аркасында уникальлеген югалта кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев