Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН УКУЧЫЛАРЫН УЕННАР ИНДУСТРИЯСЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРДЫЛАР

22 ноябрьдән 12 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча «Саннар дәресе» Бөтенроссия акциясе уза. Татарстанда әлеге акция 3 декабрьдә «Унбер» лицеенда үткәрелде. Ачык дәрес кысаларында укучыларга компьютер уеннарын булдыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Кече сыйныф укучылары үзләрен программист, рәссам һәм аниматор ролендә сынап карадылар. Бишенче-сигезенче сыйныф укучылары гейм-дизайн, уеннарны тестлаштыру һәм маркетинг һөнәрләренең үзенчәнлекләре белән танышты. Ә инде өлкән сыйныф укучылары үзләрен уеннарның продюсерлары ролендә сынап карадылар. Яшь программистларны компьютер уеннары нигезләре белән VK компаниясенең югары уку йортлары белән элемтәләр буенча директоры Сергей Марданов таныштырды. 

«Саннар дәресендә» Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының санлы икътисад һәм зур мәгълүматлар Департаменты директоры Андрей Горобей, шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы башлыгы урынбасары Радик Гисмәтов катнашты.

«Профессиональ программист булыр өчен чит илгә китү мәҗбүри түгел. Безнең илдә калып та, компьютер уеннары индустриясендә камилләшергә мөмкин! Моның өчен кирәкле күнекмәләр һәм компетенцияләрне үз итү, эшсөючән булу кирәк. Иң мөһиме – ул белем! Моннан тыш, хәзер программалаштыру безнең җәмгыятьне алга этәрүче гаять мөһим күнекмә булып тора, бу сер түгел», – дип билгеләде Радик Гисмәтов. 

Укучылар баштан Сергей Мардановтан компьютер уеннары турында лекция тыңладылар, аннан соң https://урокцифры.рф/ сайтында урнашкан интерактив уен үттеләр. Чара азагында яшь программистлар, командаларга бүлешеп, геймингка багышланган тест үттеләр. Җиңүчеләр командасына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Бүген безне XXI гасыр һөнәрләре белән таныштырдылар, шәхсән миңа тестлаштыручы һөнәре аеруча кызык булып тоелды. Киләчәгемне минем, әлбәттә, программалаштыру белән бәйлисем килә, төрле уеннарны рәхәтләнеп анализлар идем. Гомумән, саннар белән эшләү күңелемә хуш килә. Уеннар өлкәсе, миңа калса, кеше алдында зур мөмкинлекләр ача!», - хис-кичерешләре белән «Унбер» лицееның 8 “А” укучысы Мөхәметдинов Әлим бүлеште. 

Сергей Марданов сүзләренчә, әлеге акциянең максаты - балаларга уеннарны ясау аларны уйнаудан кызыклырак икәнен күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев