«ИҢ-ИҢ ШӘП УКЫТУЧЫ АБЫЙ» /КОНКУРС/

«Ялкын» үзенең туган көне уңаеннан укучыларын бүләкләүне дәвам итә.

Тиздән 23нче февраль. Димәк, яңа бәйге вакыты җитә. Мәктәптә эшләүче ир кеше укытучылар саны күп түгел. Әйдәгез, шул укытучыларны барлыйк һәм иң яхшы ир кеше укытучыны билгелик әле.

«Ялкын» почтасына укытучы абыйларыгызның фотоларын җибәрегез. Кайсы мәктәптә нинди фән укытуын һәм ни өчен нәкъ менә аның «Иң-иң шәп укытучы абый» исеменә лаек булуы турында да язарга онытмагыз.

Фотолар yalkin@bk.ru электрон почтасына 15нче февральгә кадәр кабул ителә.


22нче февральгә кадәр сайтта тавыш бирү юлы белән, «Ялкын» журналы версиясе буенча Татарстанның иң шәп ир кеше укытучысын сайлаячакбыз.

Сез әзерме? Алайса, киттек!


«Иң-иң шәп укытучы абый» кайсы мәктәптә эшли икән?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1583
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    535
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    493
    0
    0

Блоглар