Логотип Идель
Бу – тема!

ГРИПП АЯКТАН ЕКМАСЫН, ДИСӘҢ...

Яңа ел каникуллары кем өчендер бәйрәм вакыйгалары белән түгел, ә үтә көчле респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ), грипптан интегү чоры булып та истә кала. Тик еш кына авыруны йоктыруга кеше – үзе сәбәпче. Шуңа да белгән һәм белмәгән кагыйдәләрне бераз яңартып торсаң һәм аларны үтәсәң, грипп сине читләтеп узар.

ОРВИ вакытында авыру еш кына

–         борын куышлыгы ялкынсыну,


–         арыганлык,


–         коры ютәл белән башлана.


Грипп вакытында хәл кискен начарая:

–         тән температурасы 40,5 градуска кадәр җитәргә мөмкин,


–         баш авырта,


–         мускул һәм буыннар сызлавы башлана,


–         яктылыкка сизгерлек арта.


Гриппның иң актив фазасы 3-5нче көннәргә туры килә, 8-10нчы көнгә кеше савыга. Бу авыру булганда, кан тамырлары да зыян күрә, шуңа урт һәм борын куышлыгының лайлалы тышчасы канарга мөмкин. Грипптан соң организм көчсезләнә, төрле инфекцияләргә сизгер була башлый. Шуңа өзлегү китереп чыга ала.

ОРВИ да, грипп та кечкенә балаларда, өлкәннәрдә, иммун системасы ныклы булмаганнарда аеруча катлаулы формада уза.

Шуңа да һәркемгз грипп профилактикасы уздыру зарур. Моның өчен:

–         организмны ныгыту, чыныктыру,


–         йокыны туйдыру,


–         хезмәт һәм ял режимын истә тоту,


–         саф һавада йөрү,


–         урамга чыкканда, һава торышына туры килерлек итеп киенү,


–         аякны юешләтсәң, өйгә кайткач, аларны парлау,


–         дөрес итеп туклану – рационга А, С витаминнары, цинк, кальций кергән азык-төлек кертү (цитруслылар, киви, баллы борыч, сөт ризыклары, каты сыр, пешкән балык, сыер ите, кишер белән каймак һәм йөзем/күрәгәдән ясалган салат),


–         җәмәгать урыннарына барганда, үзең белән медицина маскасы алу мөһим: әгәр кеше йөткерә яки төчкерә икән, борын һәм авызыңны маска яки кулъяулык белән капла – бу инфекция таралуны киметә.


Аяк өсте авырып йөрү өзлегүләргә китерә. Җитмәсә, кеше башкаларга да авыру йоктыра.

31 декабрь – 6 гыйнвар аралыгында Татарстанда 6360 кеше ОРВИ очрагы теркәлгән.


ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе эпидемик чиктән 60,6 процентка түбәнрәк.


Казан шәһәре буенча 5139 очрак теркәлгән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев