Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕҢ ҖЫР»: ТАТАР ҖЫР СӘНГАТЕНӘ ЯҢА СУЛЫШ

2019 елның май аенда «Калеб» яңа буын җыены яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән «Безнең җыр» лабораториясен башлап җибәргән иде. 18 декабрь көнне Г. Кариев театрында лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы узды.

Лабораториянең җырлар язу өлеше җәй айларында - ике этапта үткән.  Беренче этапта җирәбә салу юлы белән катнашучылар шагыйрь, композитор, башкаручыдан торган командаларга бүленгән. Икенче этапта командалар алышынып, оештыручылар тарафыннан яңа командалар төзелгән, кайбер катнашучылар төшеп калып, яңалары өстәлгән.

– Бу бәйге яшь композитор, шагыйрьләр белән танышу өчен кирәк иде. Һәр җырчыга синең белән бер телдә “сөйләшә”, сине аңлый торган композитор, шагыйрь кирәк. Килеп чыккан иҗат җимешләреннән мин бик канәгать! Бер җыр җитезрәк булса, икенчесе – лирика, – ди яшь, талантлы җырчы Илгиз Мөхетдинов.

Шагыйрә Гөлүсә Батталова әйтүенчә, оештыручылар аларны башта WhatsAppтагы төркемгә җыйган:

– Минем җырлар язу буенча тәҗрибәм юк иде, - ди ул, - биредәге композиторлар - чын профессионаллар, алар белән эшләү бик җиңел булды. Син туган шигырьгә композитор белән киңәшләшкәннән соң үзгәрешләр керә, нәтиҗәдә, ул җыр тексты буларак тагын да көчәя. Бәйге өчен шигырьләрне махсус яздым.

“Калеб” яңа буын җыенына нигез салучы, Г. Кариев исемендәге театр җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова:

– Жюри һәм тамашачы хөкеменә бүген 30 җыр тәкъдим ителә. Максатыбыз - 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан зур гала-концерт уздыру. Аның өчен иң матур, иң сыйфатлы җырлар сайлап алынырга тиеш. Ә инде төп максат - татар җыр сәнгатенең дәрәҗәсен үстерү, - диде.

«Безнең җыр» лабораториясенең ярымфиналы өчен театрга бөек татар җырчысы Илһам Шакировның рояле китерелгән. Жюри әгъзалары арасында шагыйрь Разил Вәлиев, шагыйрә Илсөяр Иксанова композитор Резедә Ахиярова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Венера Гәрәева, җырчы Резедә Галимова, «Тәртип FM» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева кебек шәхесләр бар иде.

Жюри тарафыннан финалга 19 җыр сайлап алынды. Егерменче җыр исә «Интертат.ру» сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев