Логотип Идель
Бу – тема!

АМБИЛИМПИКС: МӨМКИНЛЕКЛӘРНЕҢ ЧИГЕ ЮК!

Менә инде ике атнадан бирле Татарстан һәм Россиянең 87 регионы Инвалидлык группасы булган яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Абилимпикс дип исемләнгән IV профессиональ осталык милли чемпионаты белән «яшәде». Хәтерләсәгез, 16-17нче октябрь көннәрендә без сезгә Абилимпикс чемпионытына әзерлек чараларыннан, тренировкалардан фоторепортаж тәкъдим иткән идек. 30-31нче октябрь көннәрендә, ниһаять, Татарстанның чемпионнарын сайладылар.
Абилимпикс ул – берничә көнлек чара гына түгел, ә зур бер хәрәкәт, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә торган халыкара оешма. Шунысын да әйтү кирәк: әлеге оешманың бернинди коммерциягә корылган максатлары юк. Иң мөһиме – ярдәм кулы сузу. Әлеге ярдәмнең нәтиҗәсе – Абилимпикс катнашучыларын һөнәри белемнәре нигезендә эшкә урнаштыру, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итү.

Абилимпикс беренче тапкыр гына уздырылмаса да, быелгы чемпионат оештыручылар өчен дә, катнашучылар өчен дә аеруча кадерле һәм мөһим булып чыкты. Абилимпикс-2018 ярышының шартлары да үзгә, башка үзенчәлекләре дә бар икән. Бу хакта Абилимпикс чемпионатының ачылыш тантанасы вакытында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлеева да ассызыклады: «Республикабыз мондый чаралардан беркайчан да читтә калмый. Чөнки хәзерге вакытта Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа шартлар булдыру программасы эшләп килә. Без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә, терәк булырга тырышабыз. Абилимпикс чемпионаты исә бу өлкәдә аңлатып булмаслык зур роль уйный. Узган ел Татарстан чемпионатның нибары 7 компетенциясе буенча гына үзен күрсәткән иде. Ә быел 25 компетенция турында сүз бара. Шуңа өстәп. Катнашучылар саны да артты».

Чемпионатның ачылыш тантанасына махсус кунак – «Абилимпикс» профессиональ осталык конкурсларын үстерү буенча милли үзәк җитәкчесе Динә Рафик кызы Макеева да килгән иде. «Казанда уза торган чемпионатта катнашучылар саны зур булуы бик куанычлы күренеш. Татарстан Мәскәүдә быел үзен лаеклы рәвештә күрсәтер, зур җиңүләр белән кайтыр дигән ышаныч яши бездә», – диде ул.

Ике көн дәвамында Татарстанның 180 батыры 25 компетанция буенча үзара көч сынашты. Конкурсантлар өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган иде. Һәр компетенция өчен аерым мәйданчык, аерым бүлмәләр. Чемпионат берьюлы берничә уку йорты бинасында узды. Чәчтараш, ресторан сервисы, фотограф-репортер, эшмәкәр, веб-дизайн, сату-алу өлкәсе, текст эшкәртү, икътисад һәм бухгалтер хисабы буенча көч сынашучы конкурсантларны чемпионатка килгән һәркем күзәтә алды. Егетләр исә ландшафт дизайны, кирпеч салу осталыгы, агачны уеп бизәкләү кебек физик көч таләп итә торган компетенцияләрдә ярыштылар. Хәер, чемпионатта бер генә компетенция дә егетләр яки хатын-кызлар өчен дип бүленмәгән иде. Ә менә яшь буенча бүленеш булды. Алай гына да түгел. Катнашучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, оештыручылар чемпионатта 3 аерым категория булдырганнар: «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр». Һәр категория буенча җиңүчеләр билгеләнде. 1нче урынга лаек дип табылган катнашучылар исә республикабыз данын яклау өчен Мәскәүгә юллама алды. «Мәктәп укучылары» һәм «Студентлар» категорияләрендә җиңү яулаган кайбер катнашучыларны сезгә дә тәкъдим итәбез.



«СТУДЕНТЛАР» КАТЕГОРИЯСЕ


«Кондитерское дело» Сверчков Алексей Андрей улы


«Выпечка хлебобулочных изделий» Мыльникова Мария Анатолий кызы


«Торговля» Гусева Евгения Булат кызы


«Поварское дело» Тухфатуллин Алмаз Назым улы


«Обработка текста» Зарипов Артур Ринат улы


«Предпринимательство» Шастина Анастасия Александр кызы


«Ресторанный сервис» Абрамов Никита Александр улы


«Фотограф-репортер» Глазырин Игорь Валерий улы


«Веб-дизайн» Бакакин Роман Игорь улы


«Бисероплетение» Ихсанова Камилә Фазыл кызы


«Вязание крючком» Влодарчик Ирина Александр кызы


«Художественное вышивание» Новичкова Полина Сергей кызы


«Технология моды» Вәлиева Ясмин Ильмир кызы


«Портной» Сагирова Гөлназ Мәүлетҗан кызы


«Слесарное дело» Абдуллин Айназар Айдар улы


«Резьба по дереву» Ли Елизавета Енисей кызы


«Кирпичная кладка» Марков Виктор


«Малярное дело» Петрова Мария Эдуард кызы


«Ландшафтный дизайн» Сафин Раил Илһам улы


«Облицовка плиткой» Бихуҗин Ранис Фәнис улы


«Промышленная Робототехника» Галанин Тимур Роман улы



«МӘКТӘП УКУЧЫЛАР» КАТЕГОРИЯСЕ


«Ресторанный сервис» Фикляев Артур Андрей улы


«Фотограф-репортер» Байморатова Илина Илфар кызы


«Парикмахерское искусство» Фәсхетдинова Эльвира Минневәгыйз кызы


«Промышленная Робототехника» Швецова Анастасия Олег кызы







2018нче елның 20-23нче ноябрь көннәрендә Мәскәүдә, ВДНХ территориясенең 75нче павильонында Абилимпикс дип исемләнгән IV профессиональ осталык милли чемпионатының йомгаклау этабы узачак. Россия этабында җиңү яулаган батырлар Милли җыелма команда составында илебез данын якларга әзерләнәчәк.

ТАГЫН УКЫРГА: Чаткы Ялкынлы бу җитди бәйгегә «Абилимпикс»ның «Ландшафтный дизайн», «Кирпичная кладка», «Облицовка плиткой» компетенцияләре буенча әзерләнүче егетләрнең тренировкасында булып кайтты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев