Логотип Идель
Белми калма

ЗӘЙ СТУДЕНТЛАРЫ - ХАЛЫКАРА ЭКОЛОГИК КВЕСТ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

2021 елның июнь башында "Башка планета" дип исемләнгән  халыкара онлайн экологик квест тәмамланды. Квест кысаларында студентлар әйләнә-тирә мохит белән бердәмлектә һәм аңа карата сакчыл булып  яшәргә өйрәнделәр, экологик фикерләү нигезләрен үзләштерделәр, “яшел һөнәрләр” белән таныштылар, киләчәк тормышлары һәм карьералары өчен файдалы белем һәм күнекмәләр алдылар. Квестта дүрт илдән 217 команда составында 1900 дән артык кеше катнашты.

Биремнәрнең үтәлү сыйфатын тикшереп, жюри әгъзалары  иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 40 команданы билгеләделәр. Шулардан 10 команда  Мәскәүдә "Башка планета" җиңүчеләре слетында катнашачак. Алар арасында Татарстан командасы да бар!

Зәй политехника көллияте командасы студентлары иң актив командалар арасында җиденче булдылар. Квест дәвамында алар төрле семинарларда, тренингларда һәм мастер-классларда актив катнашып, үзләрен яхшы яктан күрсәтә алдылар. 

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев