Логотип Идель
Белми калма

«ЯШЬЛӘРГӘ ЭШ» ФОРУМЫ СТУДЕНТЛАРНЫ КӨТӘ

Ел саен «Яшьләргә эш» студентлар хезмәт отрядлары составында 10 000  кеше эш белән тәэмин ителә. Студентлар отрядларында катнашучылар ел да эшче һөнәрләренә бушлай уку үтә ала. Быел аларның саны 2500 кешегә кадәр артачак.

Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов 25 апрельдә Казанның ИТ-паркында «Яшьләргә эш» II Республика яшьләр мәгариф форумы узуы хакында әйтте. Чара барлыгы 600дән артык катнашучыны берләштерәчәк. Форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Чарада вакансияләр маркеты, эш бирүчеләр белән консультация мәйданчыклары оештыру һәм дискуссияләр үткәрү каралган.

Шунысын да әйтергә кирәк, хәзер яшьләрнең эшче һөнәрләргә бушлай уку һәм рәсми рәвештә эшкә урнашкан килеш, хезмәт хакын алып, җитештерү практикасын узу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.  

Шулай ук 28 марттан алып 21 апрельгә кадәр дәвам иткән «Яшьләргә эш» work-турының нәтиҗәләре билгеле булды. Чара Татарстанның 10 районында узган һәм анда 1000нән артык студент һәм укучы, шулай ук 250гә якын эш бирүче һәм уку йортлары вәкилләре катнашкан. Work-тур кысаларында эшлекле уен, проект остаханәсе, сезонлы эш белән тәэмин итү вакансияләре белән таныштыру узган. Шулай итеп, катнашучылар барлыгы 75 социаль проект идеясен тәкъдим иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев