Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬЛӘР+ ФӘН = УҢЫШ

Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә Казан милли тикшеренү технология университеты оештырган «Путь к успеху» дип исемләнгән бүләкләү чарасы узды. Биредә университет оештырган олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләклиләр.

Чараның төп бурычы - укучыларны КНИТУ да белем алу мөмкинлекләре һәм фәнни эшчәнлек белән таныштыру, булачак студентларга һөнәри карьера перспективаларын күрсәтү иде. Шулай ук, оештыручылар булачак абитуриентларга фәннең кызыклы, кирәкле һәм мавыктыргыч була алганын күрсәтергә теләделәр.

Катнашучыларны бүләкләү берничә номинациядә узды. Алар:

- күпьеллык ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләре, университет белән нәтиҗәле эшләве һәм уртак югары казанышлары өчен;

- эшкә иҗади яктан килү, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык өчен;

- фәнгә тугрылык, һөнәри осталык һәм үз белемнәреңне тапшыру өчен;

- 2021 нче елның иң шәп профориентаторы;

- «Умники и умницы»

- за личный вклад в развитие и популяризацию молодежной политики и социально-значимых проектов университета.

- яшьләр сәясәтен һәм университетның социаль әһәмиятле проектларын үстергән һәм популярлаштырган өчен.

Шулай ук, концерт барышында университетның иҗади берләшмәләре үзләренең иң шәп номерларын күрсәттеләр. 2022 нче Татарстанда Цифрлашу елы буларак игълан ителгәнгә тантананы галим тарихын сөйләп биргән махсус пиксельле тамаша белән ачып җибәрделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев