Логотип Идель
Белми калма

Ялларга һава торышы: җылытачакмы-юкмы?

Бу көннәрдә Татарстанда тагын да салкынайтачак. Башка еллардагы уртачасыннан температура 3-4 градуска түбән булыр, дип көтелә. Һава торышында тагын нинди үзгәрешләр бар?

Казанда, мәсәлән, бу ялларда салкынча булыр, дип фаразлый синоптиклар. Температура нормадан 3-4 градуска түбән булуы көтелә. Яңгыр яварга мөмкин.

7 июль көнне аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Татарстанның күп районнарында яңгыр явуы көтелә, яшен булырга мөмкин. Көндез 18-23 градус җылы булса, төнлә 10-15 градус җылылык көтелә.
8 июль көнне дә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә дә, көндез дә яңгыр явып узарга мөмкин. Температурага килгәндә, төнлә ул 8-13 градус, көндез 19-24 градус булыр дип фаразлана.

Синоптиклар әйтүенчә, һава торышының мондый булуына Төньяк Атлантикадан килгән салкын һава агымы тәэсир итә. Хәзерге вакытта бу циклонның үзәге Архангельскта.

Июль аена сынамышлар:


- Июль аенда яңа ай чалкан туса, бу ел болытлы булыр, яңгыр күп булыр, һәркемгә рәхәтлек булыр.

- Бу айда койрыклы ай туса, бу ел ярамас һава булыр.

- Июль аенда ай тотылса, бу елда балык һәм һәртөрле кошлар аз булыр, әмма ашлык күп булыр, көз эссе килер.

- Июль эссе булса, декабрь суык килә.

- Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт.

- Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.

- Әгәр июльдә билчән күп икән - суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев