Логотип Идель
Белми калма

Яңа зоопаркка билет бәясе билгеле

Инде хәбәр иткәнебезчә, тиздән Казан зоопаркының яңа өлеше рәсми рәвештә ачылачак. Зоопаркка билетлар ничә сум булачак соң?

Казан зоопаркы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренчә, яңа өлешкә билетлар иске зоопарк белән чагыштырганда кыйммәтрәк булачак. Өлкәннәргә - 250, ә балаларга - 150 сум акча түләргә туры киләчәк. Льготалы гражданнар өчен билет бәясе - 100 сум. Ә иске зоопаркка керү өчен өлкәннәр - 200, балалар - 100, льготалы гражданнар - 60 сум акча түли.

Беренче вакытта зоопаркның иске һәм яңа өлешләренә керү аерым булачак. Билетларны да бу өлешләргә аерым сатып алачаклар. Тик киләчәктә бердәм билет булдыру каралган. Зоопаркның өч өлеше дә ачылгач, бәя әлбәттә артачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев