Логотип Идель
Белми калма

WorldSkillsны һәркемгә белергә туры киләчәк!

Татарстанда WorldSkills чемпионаты турында ишетмәгән кеше калмагандыр. Тик ишетү – бер хәл, ә үзеңне анда тикшерү – бөтенләй башка нәрсә. Быел техникум һәм көллиятләрне тәмамлаучылар моны үз җилкәләрендә сынап караячак.

2019 елда WorldSkills стандартлары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен Россиянең 223 техникумы һәм көллиятен тәмамлаучы студентлар тапшырачак. 2024 елга көллиятләрне тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы имтиханнарын WorldSkills стандартлары буенча демонстрация имтиханы форматында тапшырырга тиеш. Бу “Мәгариф” милли проекты кысаларындагы “Яшь профессионаллар” федераль проекты буенча эшләнелә.

Быел урта стадиядәге (промежуточный) һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен Россиянең 82 төбәгеннән 53 мең студент тапшырачак. Алар 89 компетенция буенча үзләрен сыный. Моннан тыш, демонстрация имтиханында 31 вуздан 2500 студент та катнашачак.

“Мәгариф” милли проекты Россия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елда кабул ителде. Аның буенча Россиядәге белем бирү көндәшлеккә сәләтле булырга, белем бирү сыйфаты буенча иң яхшы 10 ил исемлегенә керергә тиеш. Әлеге проект 2019-2024 елларда тормышка ашырылачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев