«УРАМ»да FEDUK ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК

18 сентябрьдә Казанның «Урам» экстрим-паркында баскетбол фестивале узачак. Бәйрәм программасына һәвәскәрләр турниры, баскетбол буенча челленджлар һәм УНИКС командасын тәкъдим итү кергән. Фестивальдә җырчы Feduk та чыгыш ясаячак. 

Чара 15:00 сәгатьтә һәвәскәрләр турнирыннан башланачак, шуннан соң паркта баскетбол буенча челленджлар, аннан УНИКС клубы легендалары һәм блогерлар белән йолдызлы матч оештырылачак. 18:00 сәгатьтә паркның төп сәхнәсендә УНИКС командасы һәм яңа клуб автобусы тәкъдим ителәчәк, шунда ук Fedukның да концерты узачак . Чарага теләгән һәр кеше килергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
3915
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
8934
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
11387
0
0