Логотип Идель
Белми калма

ТНВ ТАПШЫРУЛАРЫ ОТРда ДА КҮРСӘТЕЛӘ БАШЛАЯЧАК!

Моңарчы региональ каналларның тапшырулары Россия 1 һәм Россия 24 каналларында күрсәтелсә, хәзер аларга ОТР да өстәлде.

Россия иҗтимагый телевидениесе (ОТР) – федераль телеканал. Ул “Останкино” телеүзәгеннән 2013 елның 19 маенда тапшырыла башлады. ОТР белән ТНВның максатлары охшаш: җәмгыятьтә барган вакыйгаларны яктырту. Региональ телеканал тапшыруларының ОТРда да чыга башлывы аның республиканың төп каналы буларак танылуы турында сөйли.

Бүген ТНВ телевизорның 21нче төймәсендә тапшырыла торган төбәк каналлары арасында бар. Ә җирле яңалыклар һәм иҗтимагый-күңел ачу тапшырулары ОТР эфирында 9нчы төймәдә барлыкка килде.

Тапшырулар тәүлекнең кайсы вакытында күрсәтеләчәк?

ОТР телеканалында региональ тапшырулар көненә ике мәртәбә (иртән 6.00-8.00 га кадәр, кичен 18.00-19.00 га кадәр) күрсәтеләчәк. Иртәнге бүлек хәбәрләр белән башланып китә. Ярты сәгатьтән соң башка тапшырулар башлана. Мәсәлән, иртәнге 7.00 дә “Здравствуйте” старт алачак. Аның кысаларында шулай ук 10 минутлык хәбәрләр чыгарылышы була.

Кичке тапшырулар арасында да “Татарстан хәбәрләре” чыгарылышы бар. Димәк, ОТР тамашачылары хәбәрләрне ТНВныкыларга караганда иртәрәк күрә алачак. Эш көннәрендә бара торган тапшырулар тәртибе шулай барса, ял көннәрендә “7 дней” аналитик тапшыруы  күрсәтеләчәк.

ТНВ телеканалының генераль директоры Илшат Әминев әйтүенчә, ТНВ тапшырулары ОТРда чыксын өчен өстәмә финанслар тотылмаган. Компания контентны  үзенең эчке ресурслары хисабына әзерли.

Тапшырулар әлегә рус телендә генә чыгачак, әмма ТНВ җитәкчелеге бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итә. Бу теләк тормышка ашырылганчы татар дөньясы, татар теленә бәйле вакыйга,  мәсьәләләр рус телендә тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев