Логотип Идель
Белми калма

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫННАН ДӨРЕС СӨЙЛӘМ БУЕНЧА СПЕКТАКЛЬ-ДӘРЕС

10 мартта Тинчурин театрында татар телен төрле сленглардан арындырырга ярдәм итә торган 45 минутлык «Татар теле – сәхнә теле» спектакль-дәресе куелачак. Спектакль уен рәвешендә күрсәтелә, шулай яшүсмерләр күп сүзләрнең нәрсә аңлатканын истә калдыра алачак.

Спектакль балалар һәм яшүсмерләр арасында әдәби телдә дөрес сөйләүне пропагандалау ниятеннән әзерләнгән. Сюжет буенча, спектакль геройлары татарча яхшы сөйләшми, һәм укытучы  аларны төзәтә, дөрес сөйләмгә өйрәтә. Спектакль ахырында «Галиябану» пьесасыннан өзек рәвешендә сюрприз планлаштырылган. Дәрес артистларның үзләре өчен генә түгел, барлык яшьләр өчен дә файдалы булачак.

«Хәзерге яшьләребез ярты сүзне әйтеп кенә сөйләшә. Сәхнә теле сөйләм теленнән аерылып тора. Шуңа күрә спектакльне караган яшьләр сәхнә телен аңлап бетерми. «Татар теле – сәхнә теле» спектаклен мәктәпләргә барып, авылларга чыгып, күп аудиториягә күрсәтергә тырышачакбыз», – дип ассызыклады Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Укучылар сәхнәдә үзләрен күрәчәк дип ышандырды Фәнис Наилевич.

25 мартта исә театр тагын бер премьера белән сөендерәчәк. Анда Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» әсәренә нигезләнгән «Аферист» сатирак комедиясе тәкъдим ителәчәк. Спектакль бераз Николай Гогольнең «Ревизор»ын хәтерләтә. Пьесада социаль темалар чагыла. Спектакльне куючылар сәхнәдә һәрвакыт хәрәкәт булачак дип ышандыра. Рольләрдә танылган Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева, Зөлфәт Закиров уйнаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев