Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ IT ӨЛКӘСЕНДӘ БЕРЕНЧЕЛӘР: DIGITAL START ПРОГРАММАСЫНЫҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ

Казанның ИТ-паркында Digital Start белем бирү программасының финалы узды. Чара Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә уздырылды.

Онлайн-курс барышында катнашучылар стартап-проектлар идеяләренең ничек тууын аңлый башлаганнар һәм тиз, азрак чыгымнар белән үз digital проектын башлап җибәрергә мөмкинлек бирә торган коралларны кулланырга өйрәнгәннәр. Быел платформага барлыгы 450 дән артык мәктәп укучылары һәм студентлар теркәлгән.

Курсның эксперт комиссиясе җиңүчеләрне ачыклады:

«IT өлкәсендә иң яхшы студентлар проекты» номинациясе - «Умная корзина» проекты (Казан шәһәре).

«Инновацион проект» номинациясе (10000 сум бүләге) - GeroTrack проекты (Казан шәһәре).

«Иң яхшы презентация» номинациясе (7000 сум приз) - ECOSM проекты (Чаллы шәһәре).

Һәр проект якын киләчәктә республикабызда яшәүне уңайлырак итүгә зур өлеш кертер, дип ышанып калабыз. Һәм бу проектлар инде тиздән чынга ашырылыр дип көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев