Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН ВӘКИЛЛӘРЕ «МИНЕМ ИЛЕМ – МИНЕМ РОССИЯ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ

Мәскәүдә «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия бәйгесендә катнашучылар өчен «Минем горурлыгым. Минем илем. Минем кече Ватаным» дип аталган форум тәмамланды. Әлеге чара кысаларында «Минем горурлыгым. Минем кече ватаным» һәм «Минем илем. Минем тарихым. Минем галәмем» номинацияләрендә бәйгенең финалы узды. Онлайн һәм офлайн форматларда узган нәтиҗәләр буенча 23 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Татарстан Республикасының берьюлы өч вәкиле – Наилә Кәримова, Рената Хәкетдинова һәм Руслан Матурин бар иде.

Наилә Кәримова һәм Рената Хәкетдинова кече яшь категориясендә (14-17 яшь) «Минем горурлыгым. Минем кече Ватаным» номинациясендә җиңү яулады. Бөгелмәнең 3 нче мәктәп укучысы Наилә Кәримова финалга шәһәр һәйкәлләренең электрон аудио-базасын булдыру проектын тәкъдим итеп узды.

Яшел Үзән районының Раифа урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Рената Хәкетдинова районда балалар экотуризмы, телевидение һәм иҗат үзәген булдыру проектын тәкъдим итте. Үзәк эшчәнлеге кысаларында балалар төп телевизион белгечлекләрнең нигезләрен үзләштерә, авыл тарихы турында мәгълүмат җыю буенча туган якны өйрәнү эшен алып бара, традицион һөнәрчелекләр һәм материалларны эшкәртү нигезләре белән таныша ала.

«Шатлык» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Руслан Матурин исә зурлар категориясендә (17 яшьтән 35 яшькә кадәр) «Минем илем. Минем тарихым. Минем галәмем» номинациясендә җиңү яулап чыкты. Руслан укучыларны Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштыруга юнәлдерелгән «Җиңү юллары» дип аталган интерактив интеллектуаль-танып-белү патриотик проектын яклады. Проект – 15-17 яшьлек мәктәп укучылары төркемнәре өчен, ул үз эченә төрле уеннарны алган. Уеннарның темасы – сугыш геройлары һәм сугышның төп этаплары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев