Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР АМАЗОНКАСЫ – «КАЗАН КРЕМЛЕ КУБОГЫ» БОКС ЯРЫШЫНДА

25 сентябрьдә Казанның «Баскет-холл»ында «Казан Кремле кубогы» дип исемләнгән бокс кичәсе узачак. Программада чит илләр, Россия һәм Татарстан Республикасы боксчылары катнашында 9 бой узачак.

Кубок өчен төп ярышта, үз категориясендә дөньяның иң яхшы  көрәшчеләренең берсе, WBA International билбавы иясе Умар Саламов һәм Россия тамашачысына «Beast Master» кушаматы белән таныш булган Викапита Мероро очрашачак.

Дебют көрәшләрен Татарстан боксчылары Ринат Хәйруллин, Марифат Касыймов, Альберт Шәяхмәтов, Вадим Кошкин үткәрәчәк. 

Бу ярышның төп үзенчәлеге – кызлар боксы. Алар арасында «татар амазонкасы Гөлүсә Галиева да бар. Бокс – егетләр спорты, дигән стереотипны җимерүче ул. Ул Оренбург өлкәсеннән килгән көндәше белән очрашачак. Кызларның ярышы кубокның беренче көндәшлеге кысаларында узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев