ТАНЫЛГАН ДИЗАЙНЕРЛАР , МОДА ҺӘМ ИРТӘНГЕ АШ: КАЗАНДА – ЭТНО-FASHION ФЕСТИВАЛЬ

2 августтан 14 августка кадәр Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» II Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-fashion фестивале узачак. Фестивальдә Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук БДБ һәм Азиянең 6 иленнән дизайнерлар, рәссамнар, модельерлар, иҗат берләшмәләре катнашачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын күп кенә остаханәләр, күргәзмәләр, ярминкә һәм мода күрсәтүләр көтә.

Әйе, программа чыннан да бик бай. Фестиваль көннәрендә һәр кеше халык сәнгате һәм мода белән якыннанрак таныша алачак. Биредә кызыклы остаханәләр белән үрелеп барган «Тормыш стиле – мәдәни код» этномаркеты (2-7 август), танылган дизайнерлардан мода күрсәтү оештырылачак (2-5 август), шулай ук «Хәзинә» Милли галереясендә сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать мирасы һәм традицияләре күргәзмәсе ачылачак (2-14 август). Әле тагын Россия халыкларының музыкаль этник мирасы фестивале (2-7 август) узу да көтелә. Аның хедлайнеры этник җырчы GURUDE – Руслан Ивакин булачак.

Әле моның белән генә бетми! Фестивальнең тагын бер кызыклы өлеше –  3 августта танылган кием дизайнеры Раф Сардаров белән «Мода һәм иртәнге аш» проекты. Бирегә килүчеләрне кием һәм аксессуарлар коллекциясе, мода дөньясының соңгы яңалыклары белән танышу көтәчәк.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
1503
0
0
Иҗат
ДУСЛЫК
1280
0
0
Иҗат
БАТЫРЛАР ТУДЫРГАН АНА
3609
0
0