«СӘЙЛӘН» ФЕСТИВАЛЕ ҖЫР ДӨНЬЯСЫН АЧА!

«ШАЯН ТВ» каналында бара торган «Сәйлән» телевизион музыкаль проекты балалар өчен яңа дөньяны ача! Татар музыкасы дөньясын!

Бу дөньяда сүзләр артык кебек. Татар халкына гына хас гаҗәеп моң безне ял да иттерә, дәртләндерә дә, уйландыра да. Проектта катнашучылар жюри әгъзаларына да, тамашачыларга да шушы хисләрне тоеп карау мөмкинлеген тудыра.

6 октябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең премьерасы башланды. Беренче көнне уналты катнашучының сигезе үз репертуарларындагы иң матур җырларын башкарды. Яшь башкаручыларның һәркайсы сәләтле, җырдан тыш та бик күп талантлары бар! Барысы да жюри әйткән сүзләрне, алар биргән бәяне игътибар белән тыңлап бара. Димәк, фестивальнең максаты да югары дәрәҗәдә тормышка ашырыла: халкыбызның иң моңлы җырлары бөтен дөньяга таныла, ә сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдырыла, дигән сүз. Алар җырлап кына калмый, проект кысаларында катнашучылар өчен төрле мастер-класслар да уза. Вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, матур итеп киенү буенча осталыкларын арттырды инде.

Һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата аласыз. Бәлки кушылып та җырларсыз! Кемдер җырлый белмәскә дә мөмкин, әмма моң һәркайсыбызның күңелендә яши! Ул һәркайда да бар! Хәтта яңгыр яуганда да, язгы җылы җил искәндә дә, аяк астындагы яфрак шыгырдаганда да көй ишетелә. Ә «Сәйлән» проектындагы иң матур, иң дәртле, иң моңлы җырларны сез безнең "ШАЯН ТВ" каналы аша ишетә аласыз!

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7483
    3
    69
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    5917
    2
    119
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4144
    0
    55

Блоглар
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019