СТРЕССНЫ ҖИҢӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ ТОРГАН 5 ӘЙБЕР
Стресстан ничек котылырга белмисеңме? Хәзер җиәбез аны! 5 ысулын тәкъдим итәбез!
1. Гадәти душ. Душ керү генә дә тынычландыра ала. Берәр яхшы нәрсә турында уйлый-уйлый юынсаң, бигрәк тә. Барлык тискәре эмоцияләр юылып төшеп калыр.
2. Китап уку – арганлыктан һәм стресстан котылу өчен шәп чара. Авыр чакта берәр җиңелрәк укылышлы китап сайларга мөмкин. Укыганда без башка проблемалар, авырлыклар турында онытып торабыз бит.
3. Үлән чәе. Бер чынаяак кайнар тәмле чәй көч бирер һәм психологик киеренкелектән арындырыр.
4. Җыештыру. Өй, бүлмәне, шкафны тәртипкә китерү һәрчак тынычландыра. Шулай эшләгәндә баштагы уй-фикерләр дә тәртипкә киләчәк.
5. Саф һава сулап керү. 5-10 минут кына йөреп кайту да тынычландыра ала. Фикерләр дә тәртипкә киләчәк. Теләгән очракта талгын музыка да тыңларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 апреля 2024 - 16:17
«ДЕЖУРНЫЙ ПО ПЛАНЕТЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ!
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Нет комментариев