Логотип Идель
Белми калма

Саба, Теләче, Чүпрәле - «IT-чемпион» бәйгесе лидерлары

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан оештырылган «IT-чемпион» конкурсында мәктәп укучылары призлы урыннар өчен баллар җыюны дәвам итә. Бәйге шартлары буенча укучылар әти-әниләрен, әби-бабайларын РТ Дәүләт хезмәтләре порталыннан ешрак кулланырга өнди - максималь баллар җыю өчен бу төп шарт.


Республика күләмендә уздырылган «IT-чемпион» бәйгесе мәктәп укучыларының компьютерда эшләү күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырыла.

Әлеге көнгә булган нәтиҗәләргә күз салсак, бәйгенең лидерлары - Саба, Теләче һәм Чүпрәле районнары. Шулай ук бәйгенең актив катнашучылары - Мөслим һәм Буа районы укучылары.


Саба районында барлык мәктәп укучыларының 80%ы «IT-чемпион» конкурсында катнаша. Ә быелгы этапларда катнашучылар санын иң күп арттыручылар рәтендә Лениногорск һәм Биектау районнары икән.


«IT-чемпион»ның беренче турында республикабыз буенча 100 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның икенче этабы 1нче февральдән старт алып, апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Татарстанның һәм муниципаль берәмлегендә һәм шәһәр округында 3 җиңүче билгеләнәчәк. Алар бүләккә яңа смартфоннар алачак. Беренче турда җыелган баллар алга таба уздырылган этапларда да исәпкә алынып киләчәк.


Бу елны иң күп уртача балл җыючы укучыларның сыйныф җитәкчеләре өчен дә аерым номинация каралган. Бу категориядә җиңүчеләр шулай ук һәр районда һәм һәр шәһәрдә аерым билгеләнәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев