Логотип Идель
Белми калма

«РОССИЯ СТУДЕНТЛАРЫ КҮРКЕ»: МАТУРЛЫК ДӨНЬЯНЫ КОТКАРАЧАК!

20-24 ноябрь көннәрендә Казанда беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү йортлары арасында “Россия студентлары күрке” Бөтенроссия милли конкурсының финалы уза. Әлеге бәйге  сәләтле студентларны барлау, яшь кызларга шәхси, профессиональ юнәлештә үстерү өчен мөмкинлелкәр бирә.

Студент кызлар үзара аралашачак, мәдәният, спорт, мода, иҗтимагый эшчәнлек юнәлешендәге экспертлардан белем алачак. Шулай ук үзләренең soft skills күнекмәләрен үстерәчәк. Бу аларга киләчәктә, эшкә урнашканда, үзләрен яхшы яктан күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кызларның сәләтенә конкурсның жюри әгъзалары – Россиянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шоу-бизнес вәкилләре бәя бирәчәк. Алар арасында яшь популяр актер Владислав Канопка, режиссер, сценарий язучы, клипмейкер Дмитрий Литвиненко, режиссер – хореограф Татьяна Малахова, җырчы, театр актеры, музыкаль һәм театраль проектлар авторы һәм режиссеры Даниил Иванов, кияүгә чыккан хатын-кызлар арасында уздырылган Mrs Globe Халыкара матурлык бәйгесе, WorldSkills 2019 илчесе Алиса Тулынина бар. Конкурсның нәтиҗәләре 23 ноябрьдә билгеле булачак.

“Россия студентлар күрке” – сәләт һәм матурлык юнәлешендәге Россиядәге иң зур конкурс. Биредә матурлык тышкы кыяфәт буенча гына түгел, ә кызларның рухи сыйфатлары, интеллектуаль, спорт, иҗади мөмкинлекләре буенча да бәяләнә.

Казандагы финалда катнашучыларга үз-үзеңне тәкъдим итү, орфографик диктант, иҗади номер, махсус конкурс биремнәрен үтәргә туры киләчәк. 2019 елда конкурс беренче тапкыр ике тармакка аерылган. Аларның берсе – вуз, икенчесе урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X