Логотип Идель
Белми калма

«ПУШКИН КАРТАСЫ» КИРӘКМЕ?

Бөтен Россиядә 1 сентябрьдән «Пушкин картасы» дигән проект эшли башлады. Яшьләргә 3000 сум күчерәләчәк, ә 2022 елның 1 гыйнварыннан исә ул 5000гә әйләнер, дип көтелә. Бу турыда тулырак 6 сентябрьдә «Пушкин картасы»на багышланган матбугат конференциясендә ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева сөйләп үтте.

Программаның максаты яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру. Бу проект акчалары хисабына 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр бөтен Россия буенча мәдәният оешмаларына йөри алачак. Моның өчен башта «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталында теркәлергә кирәк. Порталда теркәлгәннән соң, «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» / «Госуслуги. Культура» кушымтасын смартфонга йөкләргә һәм аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы үз логин һәм паролеңны язып «Пушкин картасы» чыгуын расларга кирәк булачак. Шуннан соң виртуаль форматта ул картаның хуҗасы исемен алып булу мөмкинлеге туачак. Ә пластик «Пушкин картасы»н 2021 елның 1 сентябреннән Банк Почтасының теләсә кайсы бүлегендә шәхесне раслаучы документ (паспорт яки СНИЛС) күрсәтеп алып була. «Мәдәният»  кушымтасында яисә РФ Мәдәният сайтында чаралар афишасы куелып барачак. Яшьләр үзләре сайлап, төрле музейлар һәм театрларга йөри алачак.

Конференциядә шунысын да билгеләп уздылар: чараларга йөрүнең кайбер чикләүләре бар. Әйтик, спектакльдә деструктив гамәлләргә өндәү ясалса, андый чара тәкъдим ителгән исемлеккә кертелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев