Логотип Идель
Белми калма

«МОЗАИКА КУЛЬТУР» ФЕСТИВАЛЕ: НИЛӘР КӨТӘРГӘ?

10 сентябрьдә Кремль яр буенда 14:00дән 22:00гә кадәр сигезенче  этноконфессиональ «Мозаика культур» (Мәдәниятләр мозаикасы) фестивале узачак. Чара «Милли костюм көне» республика бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.

Казансу елгасы буендагы мәйданчыкта кунакларга төрле милләтләрнең кул эшләнмәләре булган күргәзмәләр, этномаркет, шулай ук фудмаркет тәкъдим ителәчәк.

Концерт программасында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Татарстан халыклары Яшь Ассамблеясе коллективлары, шулай ук

күрше төбәкләрдән артистлар һәм коллективлар катнашак. Чыгышларда чуваш, марый, мордва, удмурт, татар, башкорт һәм рус мәдәниятләренең үзенчәлекләре күрсәтеләчәк. Фестивальнең хедлайнеры –  Фирдүс Тямаев.

Фестиваль «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, күпмилләтле мәдәниятне, шул исәптән милли костюмны саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру максатларында уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев