Логотип Идель
Белми калма

«МӘДИНӘ»: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА

Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакле куела. Премьера 7, 8, 20 апрельләрдә күрсәтеләчәк.

«Мәдинә» – татар театрында шашкын дәртнең, мәхәббәтнең фаҗигага китерүенә багышланган беренче спектакль. Спектакльдә четерекле мәсьәләләр күтәрелә. Мәдинә ролен башкаручы Резедә Сәләхова сүзләренчә, спектакль әхлакый кыйммәтләргә багышланган һәм тәрбияви көчкә ия. Сәхнәдә куелган тарих кешеләрне гөнаһтан тыелырга чакыра. Пьесаның үзенчәлегенә килгәндә, ул ак шигырь белән, камил телдә язылган. Артистлар әлегә бөтен серләрне дә ачып бетерми, ниндидер нәтиҗә ясар өчен спектакльне тизрәк карарга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев