ЛАГЕРЬЛАР БУЕНЧА СОРАВЫҢ БУЛСА, КАЙНАР ЛИНИЯГӘ ШАЛТЫРАТ!

Татарстан Респубикасы Яшьләр Министрлыгы һәм «Җәй» республика үзәге 2020нче елда балаларның ялын оештыруга багышланган кайнар линия эшләтеп җибәрде. 8(843)-207-28-73 һәм 8(953)-999-10-59 номерлары буенча шалтыратып, җәйге лагерьларга бәйле актуаль мәгълүмат (балаларны лагерьларга алып бару/кайту мәсьәләсеннән алып, путевкаларны алуга кадәр) белән танышырга мөмкин булачак. Кайнар линия белгечләре һәр көн төшке ялсыз 8.30дан 20.00га чаклы эшли.

Шуны да искә төшерәбез, җәйге сәламәтләндерү лагерьлар кампаниясе кысаларында, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләрен үтәүдән тыш, балаларны кабул итү һәм сәламәтләндерү режимын көчәйтү буенча да эшчәнлек алып барыла.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгы Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә санитар-эпидемиологик һәм профилактик чараларны көчәйтү, дезинфецияләү, шәхси саклану чараларын куллануны арттыру буенча өстәмә чаралар күреләчәк.

Лагерьларда туклану мәсьәләсенә килгәндә, бу юнәлеш буенча Татарстан лагерьларында саклык чаралары узган елда ук кертелгән иде.

Инфекция таралудан саклауның өстәмә чарасы буларак лагерьларда әти-әниләр көнен бетерү күзаллана. Моннан тыш, барлык лагерь хезмәткәрләренең тулы смена барышында лагерь территориясендә генә яшәү мөмкинлеге эшләнелә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 11 июнь 2020 - 15:54
    ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара.
    6414
    3
    59
  • 9 июнь 2020 - 10:26
    БЕРЕНЧЕ МИЧ Җәй азагында, әле көннәр коры чакта, дип Гөлбадиян яңа мич чыгартырга уйлады. Иске миче өйнең үзе белән бер яшьле, картайды. Кирпече дә үзләре генә суккан кирпеч. Урыны-урыны белән җимерелә дә башлады, төтене дә юньләп тартмый, җылы да тотмый. Бәладән башаяк, ут-күз чыгуы бар. Рәхмәт, мичкәй. Балалар үскәндә ак калач, бәлеш, яңа ипекәйләр ашаттың. Туңып кайтканда үзеңә сыендырып җылыттың.
    2536
    2
    11
  • 15 июнь 2020 - 16:58
    КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...  
    1297
    0
    11

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019