Логотип Идель
Белми калма

ХАЛЫКАРА «ТАТАР КЫЗЫ 2021» ЯРЫМФИНАЛЫ ЯКЫНЛАША!

2021 елның 25-31 август көннəрендə Халыкара “Татар кызы 2021” бəйгесенең ярымфиналы узачак. Казан шəһəренə барлыгы 34 Россия төбəклəре һəм чит иллəрдəн 40 катнашучы килүе көтелə.

Оештыручылар тарафыннан аларга кызыклы һəм бай программа əзерлəнде: танылган шəхеслəр белəн очрашулар, остаханәләр һəм лекциялəр, Татарстанның истəлекле урыннары буйлап экскурсиялəр. Кызларны сынаулар да көтə: мəртəбəле жюри аларның аш-суда осталыкларын, иҗади сəлəтлəрен һəм белем дəрəҗəлəрен тикшерəчəк. Бəйге барышында 12 финалистны ачыклаячаклар. Алар үз төбəклəрен Үзбəкстан Республикасының Ташкент шəһəрендə узачак Халыкара “Татар кызы 2021” финалында яклаячак.

«Татар кызы» бəйгесенең тарихы: «Татар кызы» бəйгесенə 2011 елда Чилəбе шəһəрендə нигез салына. Аның авторы һəм илһамчысы − Чилəбе өлкəсе татар конгрессы рəисе, Халыкара «Татар кызы» бəйгесенең Президенты Лена Рəфыйк кызы Колесникова. Беренче елны бəйгенең сайлап алу турларында Чилəбе өлкəсе шəһəррайоннарыннан 100дəн артык татар кызы катнаша, 10сы финалга уза. Златоуск осталары җиңүче кыз өчен тарихи Казан башлыгына охшатып ясалган таҗ əзерли. 2012 елда бəйге чиклəре киңəя, ярымфинал Казанда уза. Проект Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан хуплана. 2015 елда «Татар кызы» бəйгесе Халыкара статуска ия булды. 2016 елда финал Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Халыкара финалда Уфа кызы җиңү яулый. Шул елны яңа традиция башлана: Халыкара бəйгенең финал тамашасын былтыргы бəйгедə җиңгəн кызның туган төбəгендə үткəрү. 2017 елда ул Башкортстан башкаласы Уфа шəһəре булды. 2018 елда финал Казанда узды, нəтиҗəдə Удмуртия Республикасы кызы җиңүче дип игълан ителде һəм килəсе ел финалын үткəрү хокукы Иҗау шəһəренə тапшырылды. 2019 елда җиңүче исеменə Үзбəкстан кызы – Лилия Камилова лаек булды.

Бəйге Бөтендөнья татар конгрессы һəм Халыкара «Татар кызы» бəйгесе Дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмəте ярдəме белəн оештырыла.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат социаль челтәрләрдә:

VK: vk.com/tatarkizi_official

FB: facebook.com/@tatarkiziofficial

Instagram: @tatarkizi_official

YouTube: clck.ru/TTBDA

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев