Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНГА ТӨРЕК ФОТОКҮРГӘЗМӘСЕ КИЛГӘН

3 октябрь

Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында Төркиядән килгән фотокүргәзмә ачылачак. Аның исеме – “Йылдыз сарае коллекциясе фотоларында Россия патшалыгы”.

Әлеге күргәзмә Россиядә Төркия мәдәнияте һәм туризмы елы уңаеннан уза. Экспозициядә солтан Әбдел-Хәмит II коллекциясеннән булган фотоларны күререгә мөмкин.

Кем ул Әбдел-Хәмит II?

Әбдел-Хәмит II идарә иткән чорларда Госмания дәүләте зур үсеш кичерә.  Солтанның яңалыкка омтылучанлыгы, мәдәният һәм сәнгатьне яратуы, мәгърифәтне сөюе игътибарны җәлеп итә.  Аның коллекциясендә 36 585 фото бар. Алар аша XIX гасырга сәяхәт кылырга мөмкин. Сүз уңаеннан, фотоларның күргәзмәсе инде Франция, Германия, Англия кебек илләрдә уңышлы гына үткәрелгән. 2019 елның апрель һәм июнь айларында  ул Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә булып узган.

4 октябрь

4 октябрь көнне, 14.50 дә  шул ук күргәзмәләр залында  “Тарихи бранч” клубының  “Фотосурәт һәм Россидә мөселман дөньясы”, “Фатих Кәрими Стамбулда” дип исемләнгән темаларга утрышы узачак.

5 октябрь

Ә инде 5 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә  “Манеж”да  “Яшь архивчы мәктәбе” дип исемләнгән дәрес үтә. Анда  мәктәп укучылары архивчы һөнәренең үзенчәлекләре белән танышудан тыш, кызыклы рәсми кагазьләрене (документлар) да күрә алачак, шәҗәрә төзү серләренә дә төшенәчәк.

Күргәзмә күпме дәвам итә?

Күргәзмә 3 көн дәвам итә. Ягъни аны бүгеннән башлап, 5 октябрьгә кадәр “Манеж” күргәзмәләр залында күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев