Логотип Идель
Белми калма

Казанда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне кушалар

Казанның 28 балалар бакчасын һәм 13 мәктәпне эреләндерәләр. Бу барлык балаларның да мәктәпкәчә белем алганда бертигез мөмкинлекләр булсын өчен кирәк. Моның турында бүген Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Балалар бакчаларын эреләндерүнең сәбәпләре дә юк түгел икән. Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге билгеләгән нормативлар – төп сәбәпчеләр шушы. Алар буенча кече комплектлы балалар бакчасында өлкән тәрбияче, психолог, музыкаль җитәкче ставкалары каралмаган икән. Балалар бакчаларын берләштергәннән соң, бу проблема хәл ителәчәк, дип ышандыралар.

Кайбер чыганаклар буенча, эреләндерү күбрәк Казан читендә урнашкан белем бирү оешмаларына кагыла. Укучылары нормативтан күбрәк булган класслы мәктәпләрне киресенчә аз балалы белем бирү оемалары белән кушачаклар. Педагогларның ставкалары сакланачак, ләкин кушылган мәктәпләрнең директорларына завуч ставкасы тәкъдим ителергә мөмкин. Ә уку ике сменалы булган мәктәпләр бер генә сменага күчү мөмкинлеге дә туачак, дип фаразлана.

Кайсы балалар бакчаларын берләштерәләр соң?

366нчы һәм 341нче;
300нче һәм 36нчы;
51нче һәм 72нче;
45нче һәм 15нче;
283нче һәм 179нчы;
289нчы һәм 66нчы;
252нче, 178нче һәм 223нче;
147нче һәм 33нче;
203нче һәм 310нчы;
391нче һәм 57нче;
213нче һәм 251нче;
305нче һәм 150нче;
171нче һәм 38нче номерлы балалар бакчаларын.

Шулай ук Казанда яңа уку елына 13 мәктәпне берләштерәчәкләр. Алар базасында 7 мәгариф үзәге барлыкка киләчәк. 5нче гимназия һәм 134нче мәктәп, 75нче гимназия һәм 133нче мәктәп, 83нче лицей һәм 95нче мәктәп, 8нче гимназия һәм 79нчы мәктәп, 101нче һәм 166нчы мәктәпләр, 22нче һәм 58нче мәктәпләр, шулай ук 100нче мәктәп һәм 176нчы балалар бакчасының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге үзара берләшәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев