Логотип Идель
Белми калма

КАРИЕВ ТЕАТРЫ «РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ

Кариев театры яшь тамашачыларга «Рөстәм маҗаралары» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Гадел Кутуй язган әсәргә режиссер Тимур Кулов беренче мәртәбә сәхнәдә җан өрәчәк.

Гади генә бер әкият үз эченә күпме наз, мәхәббәт һәм әрнү сыйдыра ала икән? Тугыз яшьлек Рөстәм, тылсымлы абага чәчәге ашап, күзгә күренмәс хәлгә килә һәм дөньяда тәртип урнаштыра алырдай бердәнбер Кешене эзләп фронтка китә. Әмма афәт эчендә калган баланың йөрәгендә тәртип урнаша алырмы? Максатына ирешерме ул?

«Мин башта бу әсәрнең рус телендәге версиясе белән таныштым. Оригиналы татар телендә икәнен белгәч, шаккаттым. 1940 елларда татар телендә язылган шундый фантастик повесть бар икән бит! Бу факт мине шунда ук җәлеп итте. Әсәрдә бик күп яшерен мәгънәләр бар, аларда рәхәтләнеп казынырга, эзләнергә була. Шулай да минем өчен «Рөстәм маҗаралары» беренче чиратта берни дә таләп итми, үзен багышлый ала торган ярату турында. Әйе, шулай ук бу әсәр хушлаша, кичерә, җибәрә, кабул итә белү турында да. Тик, кабатлап әйтәм, минем өчен этәргеч – әлеге хикәяттәге ярату темасы булды», – дип әйтә режиссер Тимур Кулов.

Режиссер сүзләренчә, әсәрне Гадел Кутуйныкы гына дип әйтеп булмый, ул күпмедер дәрәҗәдә аның улыныкы да:

«Рөстәм Кутуй да әсәрне тәмамлап бетермәгән, тик ул аны киңәйткән, тулыландырган, һәм хикәятне берникадәр читтән караш ясап тәрҗемә иткән. Бу безгә бик кызык тоелды, шуңа да әсәрнең ике вариантын берләштердек. Тагын әле монда өченче караш та бар. Анысы инде – Айдар Әхмәдиев белән минеке», – ди Тимур Кулов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев