Логотип Идель
Белми калма

КАРИЕВ ТЕАТРЫ 35 НЧЕ СЕЗОНЫН НИЧЕК АЧАЧАК?

30 сентябрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры утыз бишенче юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителәчәк.

Ул көнне 17:30 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы узачак. Перформансның режиссеры – Булат Гатауллин, идея авторы һәм хореографы – Елена Музеева.

«Без тамашачыга җиткерергә теләгән төп идея – теләсә нинди эшне, иҗади проектны уртак тырышлык белән генә тормышка ашырып, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Һәркемнең роле мөһим. Иҗат иткәндә без башкалар тарафыннан ясаган ачышларны  да, белемнәрне дә кулланабыз»,– ди Елена Музеева.

18:30 сәгатьтә исә театр Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюповнең Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектаклен тәкъдим итә. Болгар чоры шагыйре Кол Галинең XIII йөздә иҗат ителгән поэмасы нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтендөньяга билгеле легенда ята. Кариев театры татар халкының яраткан китабына музыкаль-пластик куелыш аша яңача караш ташларга чакыра.

Көн дәвамында театр бинасы янында аудиогазета яңгырап торачак. Артистлар театр тарихына бәйле иң кызыклы истәлекләре белән бүлешәчәк.

Шулай ук бу көнне театр фойесында кунаклар өчен фотограф, режиссер, сценарист, драматург, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәмис Нәҗмиевның фотокүргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәдә Г.Кариев театры сәхнәсендә төрле елларда уйналган спектакльләрнең фотоларын күрергә мөмкин булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев