Логотип Идель
Белми калма

JADIDFEST КОМИКСЛАР ЛАБОРАТОРИЯСЕНӘ РӘССАМНАР ҖЫЯ

5-6 ноябрь «Дастан» иҗади башлангычларны үстерү оешмасы Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Jadidfest  – яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале уздырачак. Аның төп темалары: ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, тел тәрбиясе.

Программада: «Казан каһарманнары» комикслар лабораториясе, балалар өчен чиллаут аланчыгы, «Тел ачылу: гаиләдә, урамда» очрашулары, «Сәгать саен бер җыр» лабораториясе, яшүсмерләр оешмалары һәм проектлары белән танышу, җенси тәрбия турында психолог белән әңгәмә, яшүсмерләргә багышланган кинолар марафоны, татарча «Укымыш», бергә китап ясау остаханәсе, мини-спектакль ясау, шигырь лабораториясе һәм китап ярминкәсе.

Jadidfest беренче тапкыр 2015нче елда оештырылды. Аның кысаларында дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, биючеләр, шагыйрьләр, активистлар яңа форматларны тикшерәләрәр. 

Шулай ук, комикслар лабораториясендә катнашырга теләүчеләр өчен гаризалар кабул итү дә башланды. Лаборатория вакытында Казанның элекке һәм хәзерге каһарманнарына багышланган комикслар ясалачак. Алар күргәзмә рәвешендә китапханәнең универсаль залында күрсәтеләчәк. Катнашучылар исемлеге 20 октябрьдә игълан ителәчәк. Җыелышлар 22, 23, 29, 30 октябрьдә китапханәдә узачак. Татар телен белү мөһим, әмма мәҗбүри түгел. Катнашырга мәктәп балалары һәм 20 яше тулмаган беренче курс студентлары чакырыла.

Гаризалар өчен форма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев