Логотип Идель
Белми калма

«И ТУГАН ТЕЛ, И МАТУР ТЕЛ»: ТУКАЙ БӘЙРӘМЕНДӘ НИЛӘР БУЛАЧАК?

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 26 апрельдә, елдагыча, күп кенә чаралар үткәреләчәк. Гадәттәгечә, ул көнне бөек шагыйребез һәйкәле янына чәчәкләр салыначак, аннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Габдулла Тукай премиясе җиңүчеләре котланачак.

Ел да уза торган Шигырь бәйрәме 26 апрельгә, 13:00га билгеләнгән. Кичәне шагыйрь, Габдулла Тукай лауреаты Рәдиф Гаташ алып барачак. Чарага Казан кунаклары, шулай ук шигърияткә карата битараф булмаган барлык кешеләр дә килергә мөмкин. Сәгать 16:00да исә татар яшьләре яратып көтеп ала торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова быел акциянең традицион урында, ягъни  Бауман урамында булмаячагын искәртте. Ул беренче тапкыр Г.Камал театры каршында үтәчәк. Ленария Мөслимова акциянең берничә чарадан торуын әйтте. Сәхнәдә яшь шагыйрьләрнең баттл форматында чыгышларын күрү мөмкинлеге булачак. Ә инде иртәгә Бауман урамында «Qazan Quest» уены башланып китә. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе фестиваль форматында Яр Чаллыда да узачак.

Тукайның туган көне уңаеннан 27 апрельдә шулай ук Арча районы да үзендә кунаклар көтә. Анда «Тукай марафоны» үткәрелә, барлыгы 120дән артык кеше киләчәк, дип хәбәр итте Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. Шулай ук бу көнге чарада печән базары, театр күренешләре оештыру да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев