Логотип Идель
Белми калма

ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛЛӘР МИНИСТРЛЫГЫ УРАМДА МАСКА КИМӘСКӘ КУША

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) маскаларны урамда кимәскә куша. Ни өчен? Кисәң ни була? Белгечләр тагын ниләр киңәш итә?

“Урамда кимәгез”

Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урамда маска кимәскә куша. Бу турыда министрлык вәкилләре:

– Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар инфекциягә сирәгрәк бирешә. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнергә, тиешенчә йокларга, аксымга, витаминнарга, минераль матдәләргә бай азык-төлек белән тукланырга киңәш итәбез, - ди, - ә маскаларны урамда кимәгез, чөнки саф һавада маска кию дөрес түгел. Урамда булганда рәхәтләнеп саф һава сулагыз.

Кайда кияргә?

Масканы кеше күп урыннарда (җәмәгать транспортында, кибет һ.б) гына кияргә кирәк.https://rs.mail.ru/d57351637.gif?_SITEID=29&rnd=163594958&ts=1587113723 Шулай ук вируслы инфекцияле яки авыру билгеләре булган кешеләр белән арашырга туры килсә, кию зарур.

Министрлыкта әйтүләренчә, бер үк масканы берничә тапкыр кию тыела. Чөнки андый маска үзе үк инфекция чыганагы булырга мөмкин.

– Маска борын, авызны яхшылап капларга, тирегә сыланып торырга тиеш, - дип киңәш итә министрлык, - аларны ешрак алыштырырга һәм салганнан соң кулларны яхшылап юарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев