Логотип Идель
Белми калма

«ЕЛ СТУДЕНТЫ-2019»: БЕЗНЕКЕЛӘР ДӘ БАР?

17 ноябрь көнне Ростов-на-Дону шәһәрендә Россиянең иң яхшы студентларының исемнәрен игълан иттеләр. Алар арасында Татарстанныкылар да бар.

Татарстаннан кемнәр бар?

“Ел студенты”  - югары уку йортларында белем алучы студентларга тапшырыла торган Россиянең милли премиясе. Лауреатлар арасында укуда, фәнни эшчәнлектә, спортта актив  булган Татарстан студентлары да бар.

Мәсәлән, “Студентлар советы рәисе” номинациясендә II дәрәҗәдә лауреат исеменә Камолиддин Бобохонов лаек дип табылган.

“Ел җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеме Кристина Жуковага бирелгән.

“Белем бирү сыйфаты буенча комиссия” номинациясендә III дәрәҗә дипломы белән  КДМУ (КГМУ) студентлары бүләкләнгән.

ТРны бәйгедә 19 катнашучы тәкъдим иткән. Алар:

–“Ел җәмәгать эшлеклесе” (“Общественник года”);

– “Ел чит ил студенты” (“Иностранный студент года”);

– “Ел интеллекты” (“Интеллект года”);

– “Ел иҗади клубы” (“Творческий клуб года”);

– “Ел экологик берләшмәсе”( “Экологическое объединение года”);

– “Ел студентлар ММЧсы” (“Студенческое СМИ года”);

– “Белем бирү сыйфаты буенча комиссия” (“Комиссия по качеству образования”);

– “Студентлар советы рәисе” (“Председатель студенческого совета года”) һ.б. кебек номинацияләрдә көч сынашкан.

Әлеге зур чарада ел саен РФнең 60 субъектыннан 5 000 нән артык югары уку йорты студенты  катнаша. Традиция буенча, бәйгенең финал этабы ел саен төрле шәһәрләрдә уза: 2014 ел – Казан, 2015 ел – Самара; 2016 ел – Ставрополь; 2017 ел  - Симферополь, Әстерхан, казан – 2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X