Логотип Идель
Белми калма

БҮГЕН ТАТАРСТАН ЦИФРЛЫ ТЕЛЕВИДЕНИЕГӘ КҮЧЕП БЕТӘ

14 октябрьдә, ягъни бүген, Россия тулысынча цифрлы телевидениегә күчеп бетә һәм аналог эфир телевидениесе юкка чыга! Шулай итеп, илдә федераль телевидениене цифрлы форматка күчерү эшчәнлеге тәмамланырга тиеш.

Хәтерләсәгез, Татарстан аналог сигналын сүндерүнең дүртенче, ягъни соңгы дулкынына эләккән иде. Безнең республика халкыннан тыш, бүген Әстерхан, Белгород, Волгоград, Калуга, Курск, Ленинград, Мурманск, Оренбург, Псков, Саратов, Чиләбе өлкәләре, шулай ук Байкал арты крае, Санкт-Петербург, Алтай, Башкортостан, Дагестан, Ингушетия, Карелия, Кырым һәм Севастополь шәһәрләре дә цифрлы телевидениегә тоташырга тиеш.

Бу – бүгеннән башлап, татарстанлылар федераль телеканалларны карый алмаячаклар дигән сүз. Аның каравы, алар «Эфир», ТНВ һәм «Татарстан-24» кебек республика телеканалларын карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев