БЕЗНЕҢ ЗАМАН КАҺАРМАННАРЫ - ВОЛОНТЕРЛАР
Соңгы җиде елда Татарстанда волонтерлар саны ике тапкыр арткан. Әйтик, 2015 елда республикада 46 меңгә якын волонтер теркәлгән булса, быел аларның саны 100 меңгә җитә. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов матбугат конференциясендә сөйләде.
Казанда 16-18 сентябрьләрдә “Игелек. Конференция-2022” очрашуы бара. Ассызыклап узарга кирәк, Россия күләмендәге әлеге чара Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, Россия яшьләре оешмасы, Россия Федерациясенең Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылды.
“Россиябездә 4 миллион кеше волонтерлык хәрәкәтләрендә катнаша. Донецк һәм Луганск республикаларына гуманитар ярдәм җибәрәбез. Бу, әлбәттә, акчалата булышу генә түгел. Музыкага һәм чит телләргә өйрәтүчеләр, үз хисабына туристлык походларына алып баручылар, азык-төлек һәм өс киемнәре белән тәэмин итүчеләр күп”,- дип искәртте Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе советы рәисе, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе, ДОБРО.РФ платформасы җитәкчесе Артем Метелев.
Татарстанда исә волонтерлык хәрәкәтенең үсүен ел саен арта барган саннар гына түгел, махсус волонтерлык мәйданчыклары төзелеше дә раслый. Мисал өчен, Татарстанда быел Россиядә беренче тапкыр профильле “Добрый” балалар-сәламәтләндерү лагере ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев