БДИның БЕРЕНЧЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ НИНДИ
БДИның нәтиҗәләре билгеле. Алар нинди? Баллар быел артканмы, кимегәнме?
География һәм рус әдәбиятыннан БДИның уртача баллы быел 2,9га артты. Шулай ук 100 балл җыючыларның да саны үскән. Бу турыда Рособрнадзор башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев хәбәр итә.
Музаев сүзләренчә, географиядән имтихан тапшыручылар арасында 100 балл җыючылар быел 4,35%ка арткан.Быел 100 балл җыючылар – 107.
Рус әдәбиятыннан БДИда катнашучылар арасында 81-100 балл җыючылар саны 4,6%ка арта. 100 балл туплаучылар саны 1,5 тапкыр күбәйгән (1154 эш).
Информатикадан БДИ нәтиҗәләре узган елныкыннан аерылмый: уртача 61,19 балл. 81-100 балл җыючылар саны 2,1%ка кимегән.
Имтихан тапшыручылар арасында телефон, шаргалка куллану сәбәпле, чыгарылучылар да бар. Андыйларның саны 367не тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 марта 2024 - 15:20
КАЗАНДА РӘССАМНАР ӨЧЕН ОPEN CALL УЗА
-
18 марта 2024 - 11:47
«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
17 марта 2024 - 12:07
УЛЬТРАЭШКӘТЕЛГӘН ПРОДУКТЛАР: НИ ӨЧЕН АЛАР АЕРУЧА ЗЫЯНЛЫ?
-
15 марта 2024 - 14:11
ХАЛЫК УЕННАРЫ, ТЕАТР ТАМАШАЛАРЫ ҺӘМ КОЙМАКЛЫ ЯРМИНКӘ: КАЗАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ УЗА!
Нет комментариев