Логотип Идель
Белми калма

БДИ-2020: СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР

БДИдан ничә чыгарылыш сыйныф укучысы баш тарткан? Имтиханнар ничә урында уздырылачак? Әлеге һәм башка БДИ турындагы сорауларга җаваплар безнең язмада.

Быел Татарстанда 400 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырудан баш тарткан. Бу турыда ТРның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов хәбәр итә.

“Быел БДИны югары уку йортына керергә теләүчеләр генә тапшыра”, - ди ул. Аның сүзләренчә, имтихан тапшырыруга 18 мең 138 кеше теркәлгән. Аларның 16 мең 653е – быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

- Бу саннар узган елгыдан әллә ни аерылмый, - ди министр, - БДИ тапшыручыларның саны быел 5%ка гына кимеде.

Имтихан тапшыру өчен быел республикада 83 пункт ачылачак. Аларда барлыгы 1,4мең аудитория исәпләнә.

- Бөтен кеше берьюлы килмәсен өчен, махсус график булдырачакбыз, - ди министр, - имтиханнарда барлык санитар-эпидемиологик таләпләр сакланачак: бүлмәләргә дезинфекция ясалачак, алар җилләтеләчәк, температуралар үлчәнәчәк, укучылар бер-берсеннән ераграк утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев