Логотип Идель
Белми калма

БАШКОРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ДИСТАНЦИОН БЕЛЕМ АЛУ ӨЧЕН ЗУР ЮЛ ЯНЫНА ЧЫГАРГА МӘҖБҮР

Башкортстан укучыларының өйләрендә Интернет тотмый, шуңа күрә алар аны “эләктерер” өчен зур юл янына чыгарга мәҗбүр. Тулырак безнең язмада.

Башкортстанның Кыйгы районы Колмәт авылында яшәүче мәктәп укучылары һәм студентлары турында сүз бара. Аларның авылларында Интернет белән хәлләр мөшкел. Шуңа күрә алар дистанцион белем алу өчен көн саен зур юл янына чыгарга мәҗбүр. Чөнки анда Интернет яхшы тота.

Авылдагы Интернетның тизлеге секундына нибары 100 килобитны тәшкил итә. Анда яшәүчеләр әйтүенчә, бер фото 30 минут буе ачыла, ә текстлы биремнәрне ачу өчен 2шәр сәгать утырырга туры килә. Әлеге мәсьәлә авыл халкын инде күптән борчый, әмма аны хәл итәргә теләүче юк икән. Дистанцион укуга күчү уңайсызлыкларны тагын да арттырган. Аз булса да укый алыр өчен балалар һәм аларның әти-әниләре ноутбук, дәфтәрләрне алып, олы юл янына бара икән. “Чиләбе өлкәсе белән чиктә Интернет бераз яхшырак эшли”, - ди алар.

Бүгенге көндә авылда 24 укучы һәм 20 студент яши. Икенчеләре изоляциягә дип кайткан.

Башкортстанның санлы үсеш министрлыгында бу мәсьәләне әлегә чишеп булмый, диләр:

– Әйе, мондый проблема чыннан да бар. Кыйгы районы Колмәт авылы халкыннан 4 мөрәҗәгать килде. Бүгенге көндә әлеге авылда элемтә өчен оптик линия юк. Һәм кыска вакыт эчендә генә аны ясап та булмаячак Моның өчен вакыт һәм шактый күләмдә акча кирәк. Авылга кадәр җитсен өчен 18 чакрым озынлыктагы линия сузарга туры киләчәк. Авылда 2G стандартындагы мобиль Интернет эшли. Әлегә укучы һәм укытучыларга аралашып тору өчен бу да җитә. Мәсьәлә, бәлки, 2020 елның июленнән соң хәл ителер, - ди министрлык вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев