«АСТРА» ФЕСТИВАЛЕНДӘ ЧИТ ИЛ РӘССАМНАРЫ КАТНАША

27, 28 августта «Московский» мәдәни үзәгендә «Астра» I Халыкара иллюстрацияләр фестивале узачак. Бу вакыйга илнең төрле төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге яшь рәссам-иллюстраторларны, шулай ук зин авторларын, язучыларны берләштерә.

Фестивальдә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка илләрдән, Әрмәнстан, Беларусь, Бөекбритания, Италия, Эстониядән барлыгы 188 гариза килгән. Чараның беренче этабы 27 апрельдән 10 июньгә кадәр узган. 27 һәм 28 август көннәрендә исә «Московский» мәдәни үзәге мәйданчыгында аның икенче этабы үтәчәк. Экспертлар тарафыннан куелган баллар нигезендә, 27 августтан 31 октябрьгә кадәр 44 катнашучының эшен барлык теләүчеләр дә «Московский» мәдәни үзәгенең Бал залында күрә алачак.

«Астра» I Халыкара иллюстрацияләр фестивале программасына иллюстрацияләр, китаплар һәм зиннар күргәзмәсе, аларны булдыру буенча остаханәләр, танылган рәссамнар белән очрашулар һәм лекцияләр кергән. Шулай ук бу өлкәдәге профессионаллар катнашында түгәрәк өстәл һәм тагын күп кенә кызыклы чаралар оештырылачак. Ә фестиваль тәмамлануга исә чараның рәсми сайтын эшләтеп җибәрәчәкләр. Анда лонг-листка кергән катнашучылар үз портфолиоларын тәкъдим итә һәм эшләрен сата алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: