Логотип Идель
Белми калма

28 МАРТТА ПЛАНЕТАЛАР ПАРАДЫН КҮЗӘТЕРГӘ МӨМКИН

28 мартта кояш баеганнан соң «планеталар парады»н күзәтү мөмкинлеге булачак. Бүген Меркурий, Венера, Марс, Уран, Юпитер һәм Ай көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлешендә күктә бер сызыкка тезеләчәк. Биш планета һәм Айны бер сызыкта күрү еш була торган вакыйга түгел. Күренешне яхшырак шәһәрдән ерак урында күзәтергә мөмкин. Уран планетасын күрү өчен телескоп кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев