Логотип Идель
Белми калма

2023 ЕЛ ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА «ДАСТАННАР ЕЛЫ» ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елны «Дастаннар елы» итеп игълан итте. Ел дәвамында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тә дастаннарга багышланган булачак.


«Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, ә тарихи, милли аңны чагылдыручы эпик әсәрләр буларак беләбез. Булган дастаннарыбызны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне без төп максат итеп куячакбыз. Дастаннарны милли аң һәм милли горурлык чыганагы буларак кабул итәргә кирәк», – дип сөйләде «Дастаннар елы» ачылышы конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. 


Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сүзләренчә, милли тарих мәктәпләрдә бик аз калган. Шуңа күрә балаларга милли аңны бирү ысулларын булдырырга кирәк, ә моңа дастаннар аркылы ирешеп була. «Балаларга «Идегәй»дән кала башка дастаннар өйрәтелми. Мәктәпләрдә балалар укырлык хрестоматия чыгарырга кирәк», – дип ассызыклады Дамир Исхаков.  


Сүз уңаеннан, гыйнвар ахырында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Идегәй» дастаны буенча премьера тәкъдим итәчәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев