Логотип Идель
Белми калма

1 СЕНТЯБРЬГӘ ТАТАРСТАННЫҢ БӨТЕН МӘКТӘПЛӘРЕ ИНТЕРНЕТКА ТОТАШАЧАК?

2019-2020 уку елына республиканың барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка тоташачак. Моның турында Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белдергән.

Быелның 1 сентябренә тизлекле интернетка республикадагы 1045 мәктәп тоташачак. Бүгенгә бөтендөнья пәрәвезенә тоташтырылган мәктәпләрнең саны – 635.

– Яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләре дә сыйфатлы һәм тотрыклы интернетка тоташтырылачак. Мондый әйбер Россиянең бер генә төбәгендә дә юк, – ди Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев