"Тсссс, ЕГЕТЛӘР!"

 Мин үзем мәктәптә укыганда әллә нинди тузга язмаган фәннәр турында хыялланып, расписаниегә яратырга өйрәтә торган дәресне кертергә и кызыга идем соң! Соңрак аңладым: ул берникадәр психологияне дә, этиканы да, гаилә нигезләрен дә үз эченә аласы булган икән...

Берчак “Алтын каләм” фестивалендә егетләр-кызлар белән “Ялкын”дагы яңа темалар, рубрикалар турында сөйләшеп утырдык әле. Кызыклы тәкъдимнәр, фикерләр... Кайберләре, запсика итеп җибәрелгәннәре,


Һаман өстәлемдә ята. Менә берсе, кызлар почеркы белән эре хәрефләрдән язылган: “Тссс, кызлар! Тссс, егетләр!”


Әһә, шундый яшертен, шыпырт сөйләшүләр дә кирәк икән. Сөйләшү генә түгел, серләшү бу! Кызлар-егетләр турында, егетләр-кызлар турында күбрәк белмәкче. Янәшә йөрсәләр дә, бер класста укысалар да, бер партада утырсалар да – кызы да, егете дә ачылмаган сер икән ләбаса!


Мин үзем мәктәптә укыганда әллә нинди тузга язмаган фәннәр турында хыялланып, расписаниегә яратырга өйрәтә торган дәресне кертергә и кызыга идем соң! Соңрак аңладым: ул берникадәр психологияне дә, этиканы да, гаилә нигезләрен дә үз эченә аласы булган икән... Без, кызлар өчен ул егет халкы бөтенләй башка камырдан әвәләнгән кебек тоела иде. Кара инде теге параллель класстагы малайны! Әле быел гына күрше авылдан йөреп укый башлады. Зәңгәр күзле, дулкын кара чәчле, сизелер-сизелмәс кенә мыегы да бар хәтта! Зәңгәр свитеры белән соры курткасы минем күзгә дөньядагы иң модный кием булып күренә. Җай чыккан саен, тәнәфескә алар классы тирәсендә бөтереләм! Юк-бар сәбәпләр белән керәм, чыгам, тагын керәм. Ник бер карасын минем якка! Әй, ул исемемне дә белми бугай ла. Бу дөньяда мин әллә бар, әллә юк аңа... Ә беркөн үзенең авылдашы – бәләкәй генә буйлы, чегән кебек кара Ләлә белән бергә кайтып киттеләр. Велосипедына шундый җайлап утыртты – бертуган сеңлесемени! Нигә, нигә шулай соң?! Нигә егетләр шундый – әллә нинди?! Үзләрен яратканнарны – күрмиләр, әйләнеп карамастайларга – исләре китә. Без аларны әллә нинди призмаларда күрәбез. Күп сөйләшми (ачуы килсә – бер генә әйтә!), әле күз төбе күгәргән, әле бите сыдырылган (тик мәңге авырта димәячәк!), кыерсытылганнарны шундый итеп яклый! (үзе сугыш чукмары булса да!), яшереп кенә тартып караганы бар (тартмаса да!), математика-физикаларны элдереп кенә ала (егылып укымса да!) Озын буйлы, киң җилкәле (ә үзе һаман бала әле!)


...Тәк, тагын ниндиме алар? Әйе-әйе, гел рисска омтылалар, бернәрсәдән курыкмыйлар, бик тәвәккәл үзләре! Укыганым бар: әнә шундый малайлар элеккеге полководецларның иң шәп сугышчылары булган. Аларның һәркайсы геройлык эшләргә, теләсә нинди приказны үтәргә әзер торган. 15-16 яшьлекләрне сугыш кырына кертеп, Наполеон гел җиңеп чыккан, бик беләсегез килсә!


Мин хәзер аңлыйм инде, тестостерон ташып тору, циклоид халәте, акселерат булу шундый итә малайларны!


Тик... Һаман сорауларга җавап табасы килә бит! Әйдәгез, кызлар, шул “Ник? Ни өчен?” нәргә егетләрнең үзләрен тыңлап карыйбыз. Безгә Марат, Дамир, Руслан, Надир, Искәндәр исемле егетләр булышыр. Сүзләренә ышанырга була дип кабул итик.


Ни өчен егетләр

... кызларның телефонын сорап алган булалар да хәбәрсез югалалар...


- Кайчак шул номерны кулга төшерә алуыбызга ышанасы килми. Шалтыратырга кыюлык җитми. Свиданиегә бару буенча без кызлардан да ким өтәләнмибез. Кайчак арттырып та җибәрәбез бугай әле.


... бергә барган җирләрдә күз алдында башка кызларга мут карашларын ташлыйлар...


- Кызлар үзләре дә башка егетләргә күз салырга осталар! Хәтта свиданиедә чакта ук! Ләкин алар моны бик оста яшерә белә!


... беренче тапкыр өйгә озатып куйганда, икенче юлы кайда бару турында әкият саталар!.. Тик башка шалтыратып та тормыйлар!


- “Хуш мәңгегә!” дип кырт кисеп булмый бит инде! Йә рәнҗер!


... авылга кайткан кунак кызлары аркасында менә дигән сөйкемле кызларны ташлыйлар...


- Башка кызлар күралмый торган чибәркәйгә свидание билгеләүнең үзенә күрә бер шармы бар бит аның!


... җитәкләшеп йөрергә яратмыйлар...


Хе! Берәр иптәш малай күреп калса,күзеңне ачырмас!


... йөргән кызларының әтиләре белән очрашудан курка...


- Аның әтисе дә кайчандыр безнең яшьтә булган бит! Ни уйлаганыбызны үтәли күрәдер кебек.


... ташлап киткәндә сәбәбен аңлатып тормыйлар.


- Үпкәләтмәслек сәбәпләр эзләп тору рәхәт түгел. Кызлар бу өлкәдә үзләре шактый алга киткән. Алар, мәсәлән, “Гаеп синдә түгел, үземдә” яки “үзем генә каласым килә!” дигән булалар. Без алай артистлана белмибез. Аннары алдашу яхшы түгел.


... башта үзләрен гашыйк Мәҗнүн кебек тоталар, ә бераздан Ләйләләренә суыналар!


- Тиктомалдан түгел инде! Араны өзәргә теләсәк тә, шундук кырт кисмибез. Вакытны сузабыз: чөнки бетмәс-төкенмәс аңлашулар куркыта. Кыз кеше үзе башламасмы дип өметләнәбез.


... футболны свиданиедән өстәнрәк күрәләр...


- Матчны соңрак карап булмый бит. Яраткан команда уйный, һәр уенның вакыты бар! Ә свиданиене күчереп тә була.


... туктаусыз машиналар, спорт турында сөйләп торалар...


- Үзләре дә тик тормый. Сүзләре помада, колготки, духи турында.


... безнең белән кибетләргә бармас өчен мең сәбәп табалар!


- “Бу төс миңа килешәме?” дип, ахмак хәлгә куялар бит! “Кычкырып торган яшел кофтада син туң яшел алмага охшап каласың!” – дип дөресен әйтсәң – бетте баш! Күз яшьләре, үпкәләүләр... “Сиңа бөтен нәрсә килешә”, – дип алдасаң, ышанмыйлар. Сиңа барыбер, дип чәүчәләкләнәләр.


... галстук тагарга яратмыйлар...


- Тантаналарда гына шундый кием килешкәнен аңлыйбыз.


... хаксыз булуларын танырга теләмиләр...


- Хаталарны танырга күп вакыт кирәк безгә. Ахыр килеп, башыбызны иеп, бирелергә киләбез инде. Ләкин шактый соңарып.


Йә, кызлар, инде бераз ачыклык кердеме? Ни өчен егетләр шундый икәнен аңладыгызмы бераз? Ю-ю-юкмы?! Ә мин шуны беләм: егетләр-кызларга, кызлар-егетләргә тартыла барыбер!

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 август 2019 - 15:57
    МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ... Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган...
    66
    0
    0
  • 22 август 2019 - 16:22
    УЕН (АНТИХИКӘЯ) – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?
    43
    0
    0
  • 20 август 2019 - 21:30
    ТУГАН КӨНСЕЗ МАЛАЙ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ) Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә, бер мәртәбә үткәрә дә өч ел рәттән туган көнсез, бәйрәмсез яши. Бу балалар йортына килгәч, ул әле бер дә үткәрмәде туган көнен.
    25
    0
    0
  • 6 август 2019 - 09:47
    «ЯНЫМДАГЫ КОЯШЫМНЫ ҖИБӘРГӘНМЕН...» – ЗӘРИНӘ ХУҖИНА ***
    Ә гомерләр үтте китте,
    Ә син китмәдең һаман.
    Калбемнең иң тирәнендә
    Күмелеп калдың бер заман.
    Ул көнне әле хәтерлим,
    Түп-түгәрәк ай яна.
    Гитарада уйныйсың син,
    Тыңлатып җырлар яңа.
    Яңа җы...
    22
    0
    0
  • 16 август 2019 - 13:38
    ФӘНИС ЯРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ Безнең сөю яшерен хәзинәдәй Тирән казып җиргә күмелгән. Белмәсеннәр өчен өсләренә Тигез итеп туфрак сибелгән. һәм белмәс тә аны һичбер кеше, Ул күмелгән шундый тирәнгә. Өсләрендә уйный бала-чага Ауный-ауный яшел чирәмдә.
    17
    0
    0
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    12
    0
    0
  • 12 август 2019 - 11:51
    ХАЛЫКАРА ЯШЬЛЕК КӨНЕ! Яшьлек, гомрең кыска синең, шундый кыска булып тоела... Бүген халыкара яшьлек көне! Кеше гомеренең иң гүзәл, хисләр белән кайнап торган, әкияти матур чагы! Ә яшьлек турында шагыйрьләрдән дә матуррак и...
    13
    0
    0
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019