Логотип Идель
Саннар

СЕНТЯБРЬ 2020

01 сентября 2020 СЕНТЯБРЬ 2020

КӨЗНЕҢ ТӘҮГЕ САНЫ

КӨЗНЕҢ ТӘҮГЕ САНЫ

 

Көзнең беренче көннәре аеруча кызу булачак! Һава торышына кушылып, «Ялкын»ның яңа саны да җылылык бүләк итә. Иманым камил, журналыбызның сентябрь тышлыгы сине җәлеп итми калмас! Якты төсләр, яңа дизайнны күреп, үзең дә яңалыкларны сизеп алгансыңдыр, әйе бит? Тышлыгыбыз геройлары –  Казандагы татар, рус һәм инглиз телен тирәнтен өйрәтүгә юнәлдерелгән «Адымнар» беренче полилингваль мәктәбе укучылары Лилия Мириханова белән Сәид Туктаров. Алар белән якыннанрак 4-5 битләрдән таныша аласыз. Ә менә белем алачак мәктәпләре турында күбрәк белергә теләсәгез, 6-7 битләргә күз салырга онытмагыз!

8-9 битләр аша сезгә милли җанлы табибә кыз Альмира Хәкумуллина елмая. Теш табибы һөнәрен үзләштерсә дә, иҗаттан ерак түгел ул. Үз куллары белән татарча стикерлар иҗат итә!

Әбиләрегез белән бергәләп ниләр эшләргә яратасыз сез? Героебыз Әмин Шакиров әбисе белән бергәләп концертлар оештыра икән! Танылган баянчы булырга хыялланучы егет белән әңгәмәне 10-11 битләрдән табарга мөмкин.

Бу санның төп яңалыгы – «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесенең старт алуы. Конкурс турында мәгълүмат журналның соңгы тышлыгында урын алды. 12-15 битләрдә исә бәйгенең «Булачак газчы» номинациясендә көч сынашу өчен тест сораулары тәкъдим ителде. Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне искиткеч шәп бүләкләр көтә, шуңа күрә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, ярыймы? J Сыйныфташларыгыз белән бергәләп тә катнаша аласыз! Бергә – күңеллерәк!

Кызлар, көндәлек makeup ясау ысулы белән танышасыгыз киләме? Бу санда сезне визажист Лилия Габдрахимова үткәргән мастер-класс  көтә. Илүзә Касыймованың «Чибәрлекнең сере макияжда... түгел!» язмасы 20-21 битләрдә урын алды.

«Оялчан алма» рубрикасында редакциябезгә килгән чираттагы хатка җавап эзләдек. «Дустым мәхәббәт аңлатты» дип язды безгә бер кыз. Дуслык һәм мәхәббәт төшенчәләре хакындагы фикерләрне 30-31 битләрдән таба аласыз.

Беләм, Бауман урамы аша узганда син аларга игътибар итмичә калмыйсыз! Алар шулкадәр үзенчәлекле, якын, ихлас һәм кадерле. Алар – урам музыкантлары. Нәкъ менә алар турында бу санда Талия Төхфәтуллина «тәмле» язма әзерләде. 34-37 битләрне укымый калмагыз!

Рәссамнар буяусыз гына иҗат итә аламы? Әлбәттә, ала! Бу иҗат игътибарга лаекмы? Әле ничек кенә лаек! Әйдәгез, Резидә Әлмиева белән бергә Вячеслав Зайцев иҗаты белән танышыйк! Ә аннары шигырьләр укып, илһамланырбыз. Бу санга Зәринә Хуҗина шигырьләрен тупладык. Аларда – тәүге мәхәббәт, әни куллары, әти йөрәге...

«Ялкын»ның сентябрь санына кыскача күзәтү шуның белән тәмам. Ә журналның үзен укып танышсагыз, без дә, сез үзегез дә бәхетле булачакбыз!

Яратып, Чаткы