Логотип Идель
Саннар

СЕНТЯБРЬ 2017

18 сентября 2017 СЕНТЯБРЬ 2017

Дустым, хәтерлисеңме, күптән түгел генә әле яраткан "Ялкын"ыбыз сентябрь санында яңалык әзерли дигән идек? Ул да булса, журналыбызның дизайнын бераз үзгәртү иде. Иң тугъры, иң игътибарлы укучыбыз күргәндер инде - яңа санның һәр бите башкачарак ясалды: "Ялкын" хәзер тагын да "төсле", "чуар", "купшы"! Моңсу көзне ямьләндереп җибәрү өчен керткән кечкенә генә өлешебез шул булыр... Яңа санның эчтәлегенә килгәндә, дустым, анда сине түбәндәгеләр көтә: БДИдан 300 балл җыючы Казан кызы Илсинә, помпоннар тоткан черлидер кызлар, "Көфер почмагы", Татарстанның яңа "суперменнары", синхрон тәрҗемәче Жанара Сарманова, "Сәләт"нең сары галстугына ия булган Энҗе Әхмәтҗанова, Араратның моңлы уллары - әрмәннәр, Кытайда яшәүче һәм сәяхәткә "дәшүче" Илфат Вәлиев, Австралия "сәлкеше" Даня һәм әле генә Истанбулда кунак булып кайткан Чаткы Ялкынлы! Аңлагансыңдыр инде - бу санны укымый калырга ярамый! Ашык!